Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар язучысының абруе кимемәсен!" - Мәдинә Маликова

М.Җәлил исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайның тууына 131 ел һәм Туган тел көненә багышланган тантаналы кичә тәмамланды. Кичәнең кульминацион ноктасы - Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителү. Өченче ел рәттән әлеге тантана концерт программасы эчендә башкарыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең матур традициягә әверелүен искәртеп, әлеге көнне зур кунаклар кабул итүебезне билгеләп узды һәм бәйрәм белән котлап, быелгы лауреатларга Дәүләт бүләген тапшырды. Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләге билгесен кабул итеп алган язучы Мәдинә Маликова үзенең беренче китабы чыгуга 50 ел булуын искә төшерде, гомерен һәм хис-тойгыларны татар әдәбиятына багышлавын әйтте. “Мин бу бүләкне татар әдәбиятына ихтирам дип кабул итәм. Татар язучысының абруе кимемәсен!” – диде Мәдинә Маликова. Танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Харис Салихов: “Миңа 90 яшь. Үземнең беренче китабымны 50 ел элек язган идем. Бар гомеремне дин тәгълиматы алгарышына багышладым”, - диде. Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева: “Бүләктән дә бигрәк, ватыным, телем, мәдәният һәм шигърият кадерле”, - диде. Котлаулардан соң концерт программасы дәвам итте. Тантаналы кичәне әзерләүчеләр Габдулла Тукайның татар җырына, татар театрына игътибарына басым ясадылар. Тукай сүзләренә һәм Тукай хөрмәтенә язылган җырларны Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур Исламов, Рүзәл Гатин һәм Илгиз Шәйхразиев башкарды. Концерт традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев