Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар язучысы Фирдүс Дәүбаш Россия язучылар берлегенең "Ел язучысы-2016" илкүләм әдәби премиясенә дәгъва кыла

Бу хакта язучы "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Фирдүс Дәүбаш - Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәге (РСТИ) директоры, философия фәннәре кандидаты, доцент, язучы .

“Конкурска рус телендә язылган өч әсәремне - “Сила добра” новелласын һәм миниатюра жанрына караган “Тяжело ли жить честному человеку?”, “Чернь на мерседесе” әсәрләремне җибәрдем”, - дип белдерде Фирдүс Дәүбаш.

Язучы “Игелек көче” (“Сила добра”) әсәренең 2009-2011 елларда язылуын әйтте. “Конкурска җибәрер алдыннан аны бераз тулыландырдым да, шактый гына яхшы әсәр килеп чыкты”, - ди ул. “Чернь на мерседесе” әсәренә килгәндә, Дәүбаш аның җәмгыятьтә кешеләрне ак һәм кара сөякләргә бүлүгә багышлануын билгеләп узды. “Бездә бит урлау юлы белән байлык туплауга ирешкәннәр үзләрен ак сөяк дип атый башлыйлар. Ләкин эш бит байлыкта һәм нәсел-нәсәбәдә генә дә түгел, җәмгыятькә мөнәсәбәттә дә. Башкаларга карата игелек хисе бармы икән соң ул үзләрен “аксөяк” дип атаганнарда? Ә бит “аксөяк” сүзе ике мәгънәгә ия: беренчедән, нәселе яхшы, икенчедән, җәмгыять турында кайгыртучан. Менә шушы сыйфатлары булмаган кешегә “чернь”, ягъни “карасөяк” диләр. Әсәрем аша шул фикерне үткәрергә тырышам: урлап баесаң, барыбер “карасөяк” булып каласың”, - дип аныклады Фирдүс Дәүбаш.

“Гадел кешегә яшәү авырмы?” әсәренә кыскача күзәтү ясап, Дәүбаш болай диде: “Безнең җәмгыятьтә гадел яшәүчегә авыр диләр. Ә тирәннән уйлап карасаң, алай түгел – дөресен сөйләгән кешегә, киресенчә, җиңел. Аңа бернәрсәдән дә куркасы юк, күңеле тыныч. Иң кадерле нәрсә - сәламәтлек дибез. Минемчә, иң кадерлесе – күңел тынычлыгы, чөнки күңел тыныч булганда гына, тәнеңдә дә, җаныңда да сәламәтлек тә, байлык та була. Димәк, дөрес сөйләп, син күңел тынычлыгына ирешәсең дигән сүз”.

Җиңүчеләр 21 мартта - Бөтендөнья Шигърият көнендә игълан ителә. “Бүләкләүнең 21 мартта көтелүе дә өмет уята - Нәүрүз бәйрәме бит. Бәлки, яхшыгадыр дип юрадым да, әсәрләрне юлларга булдым”, - диде Дәүбаш.

Фирдүс Нурислам улы Дәүбаш (Фәтхелисламов) 1962 елның 14 сентябрендә Буа районының Лашчыбашы авылында туган. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган. Казан федераль университетында философия фәнен укыта һәм 2013 елдан бирле Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе үзәген җитәкли. “Ел язучысы” милли әдәби премия Россия язучылар берлеге тарафыннан рус әдәбияты үсешенә өлеш кертә алучы яңа талантлы язучыларны эзләү максатыннан гамәлгә куелган. Җиңүчеләрнең китаплары Оештыру комитеты хисабыннан бастырылып чыгарыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев