Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар язучысы дип аталыр өчен, татар дөньясын шаулатып алган әсәр язу кирәктер ул" - Наил Шәрифуллин (ӘҢГӘМӘ)

Публицист, язучы Наил Шәрифуллин газета укучыга күбрәк “Җиденче каттан караш” сәхифәсе аша таныш. Ул дөньяда, Россиядә барган сәяси хәлләрнең Татарстанга, татар халкына йогынтысы турында яза. Укучы еш кына, кем ул Наил Шәрифуллин, дип сорый. Бүген аның белән якыннанрак танышырга форсат чыкты. Әлеге әңгәмәдә Наил абый язмыш борылышлары белән дә таныштырды, та­тарның киләчәге, аның илдәге вәзгыятькә ни рәвешле бәй­лелеге турында да уйланды.    – Наил абый, Миргазиян Юныс авылдашының язучы бу­лып китүе, бер караганда, га­җәп түгел. Ләкин каләмне кулыгызга соңлабрак алгансыз түгелме?   – Чыннан да, бу “чир” миндә соңрак калкып чыкты, якадан соң­рак эләктереп алды. Баштагы елларда техникага гашыйклык, инже­нерлык өстен торды. Ләкин каләм тибрәтер өчен тәҗрибә кирәк, шу­ңа күрә үткән ул еллар, башка һөнәрдә эшләвем җим җыю булгандыр, мөгаен. Язучы иң яхшы әсәрен илле яшьләрендә яза, ди­ләр. Хактыр ул. Кеше шул яшендә тәмам өлгереп җитә. Тик илледә иҗат чәчәк атсын, үзенең апогеена җитсен өчен, әдәбиятка утыз биш-кырыктан да соңга калмыйча килү мөһимдер. Әйе, соң­гарак калынды. Мин беркайчан да китаплар чыгарырмын яисә газетада эш­ләр­мен дип уйламаган идем. Техник уку йортында гыйлем эстәгән чакта да, хәрби сәнәгать комплексларына караган корал кою заводларында тир түккән чорда да. Каләм алу  әдәбият корифее булып китү теләгеннән чыгып эшләнми. Дөнья­га әйтәсе килгән сүзләр җые­ла. Аларны кәгазьгә төшер­ми торып, тынычланып булмый. Миргазиян абыйның тәэсире булмады дип әйтә алмыйм. Аның иҗаты тәэси­рендә, аның китапларын укып үс­тем. “Тимер фил” дип аталган юка тышлы беренче китабын, кош тоткандай тотып, мәктәптән кайтканымны, аны кат-кат укыганымны әле дә яхшы хәтерлим. Бүген исә Миргазиян абыйның публицистикасына мө­киббәнмен. Ме­нә ул – язучы ичмасам! Ә үземне язучы дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Берлек­кә кабул ителү – ул әле язучы булдым дигән сүз түгел. Татар язучысы дип аталыр өчен, татар дөньясын шаулатып алган әсәр язу кирәктер ул. Андыйлар бездә җәмгысы берничә дистә генә дип беләм.   – Миргазиян Юныс “ВТ”­дагы соңгы әңгәмәләренең бер­сендә гомер буе диңгезне сагынып яшәвен әйткән иде. Сез дә үткәнегезне, авиацияне сагынасызмы?   – Миргазиян абыйдан ак көн­ләшү белән көнләшәм. Ул самолетта да очкан, диңгез киң­лекләрен дә айкаган, дөньяның 90нан артык илендә булган. Андый тәэсирләрне сагынмый мөм­кин түгелдер ул. Мин исә, авиация өлкәсендә эш­ләсәм дә, очучы түгелмен, бары хәр­би очкычларны “акыллы” итә торган электрон җиһазлар җи­тештерү өлкә­сендә хезмәт куйдым. Армия хез­мәтен космик гаскәрләр сафында уздым. Анда без экипажсыз ясалма иярченнәр белән идарә иттек. Ул чорларда ук алар­ның саны 200гә якынлашып, спут­ник­лар­ның абсолют күпчелеге хәр­би максатларда орбитага мен­герелә иде. Частьта офицерлар гына да 450ләп  кеше. Офицер тормышы үзе бер мәктәп булды. Армиядән соң, элек чирканчык алынган өлкәгә кире кайтып, дип­ломдагы белгечлек буенча эшемне дәвам иттердем. Электроника – үзе бер гаҗәеп зур, сер­ле дөнья. Аны хәрбигә, йә булмаса тыныч максатларда кул­ланыла торганга бү­леп тә булмый. Виртуаль, эче-асылы күзгә күренми, бары приборлар, экранга чыккан символлар аша гына барлыгын тоеп була торган параллель җиһан ул. Үзем уйлап тапкан, автосөючеләргә тә­гаен­ләнгән бер җиһаз, сериягә кертелеп, шактый еллар җитеште­релеп тә килде. Шул элекке мәхәб­бәтем – электрониканы, аны җи­теш­терүче чиста-пөхтә завод цехларын, ак халат кигән хез­мәт­тәшләремне сагынмый кая барыйм. Сагынам, әлбәттә. Соңрак әдәби иҗатка да тартылдым. Хи­кәя, повестьларда бернинди уйдырма юк, барысы да – үзем күр­гән, кичергән вакыйгалар.   – Каләм ияләрен еш кына дүртенче хакимият дип атыйлар. Ничек уйлыйсыз, бүген дүртенче хакимият бармы? Булса, көчен югалтмадымы?   – Россиядә дүртенче хакимият бар, дию дөреслеккә туры килеп бетми. Бәлкем, әле туксанынчы елларда ул беркадәр булгандыр, ләкин бүген түгел. Чөнки мәгъ­лү­мат чараларының 90-95 проценты хөкүмәт кулында. Болар хөкүмәт таләп иткәнне сөй­лиләр, язалар, күрсәтәләр. Ипле илләрдә хакимият тармаклары өчәү һәм алар бәйсез: башкарма хакимият, закон чыгару хакимияте, суд тармагы. Бездә, кызганыч, югары суд та, парламент та башкарма хакимияткә буйсынган. Дөрес, демократиячел басмалар бөтенләй юк түгел. “Эхо Москвы” радиосы, “Новая газета” басмасы, “Дождь” телеканалы һәм башкалар барын беләбез. Ләкин аларның аудиториясе зур түгел һәм илдәге “һава торышы”на тәэсире аз. Шуңа күрә аларны авызлыкламыйлардыр. Аннан соң чит илләр алдында артык авторитар ил булып күренәсебез дә килми торгандыр. Мондый сәясәт кая илтеп чыгара соң? Тормышта шундый кешеләр бар:  алар үскән, олыгайган, ә акылы сабыйныкы төсле калган. Безнең җәмгыять тә шундый хәлдә. Ул җитлекмәгән. Юкса гражданнар җәмгыяте формалашырга вакыт, ә ул юк та юк. Чөнки халык уйламасын, фикерле булмасын өчен бөтен шартл­ар тудырыла. Бала-чага белән идарә итү җиңел­рәк бит. Мон­дый шартларда дүр­тенче хакимият турында сүз кузгату да урынсыз кебек. Дүртен­че хакимият яралсын өчен, башкарма ха­кимиятнең властьны калган ике тармак белән бүлешүе мө­һим.   – Йә журналистика, йә язучылык дисәләр, кайсын сайлар идегез?   – Үземнең ни дәрәҗәдә язучы булуымны әйттем инде. Язучы  ул – олы исем. Каләм тибрәткән һәрбер кешене ул исем белән атау тыйнаксызлык булыр иде. Язучы дип Фоат Садриевны, Вахит Имамовны, Камил Кәримов­ны, Нәбирә Гыйматдинованы, бүгенге әдәбияты­бызның йө­зек кашы булган тагын берничә кешене саный алам. Ка­ләм тиб­рәтүче, тормышны андый шө­гыль­сез күз алдына китерә алмаган күп санлы берлек әгъза­лары сафында мин. Каршыгыздагы кешене тулы канлы журналист дип тә атап бетереп булмыйдыр. “Каләм акулалары” киңрәк фронтта эшли. Гадәти язмалардан тыш интервью, репортаж, очерклар, башкасын тудыра. Сәясәткә йөз тоткан аналитик калыптагы язмалар язучыны кемдер журналистлар рәтенә кертә икән, мин дә үземне журналист дип санарга әзер. Шунысы бәхәс­сез: ул юнәлеш кызыклы, мөһим, әйтер сүзне җиткерү һәм кайтаваз алу рәхәт.   – Сез – сәяси хәлләрне анализлаучы “Җиденче каттан караш” сәхифәсенең даими авторы. Күптән түген шушы сә­хифәдә чыккан мәкаләләрне ки­тапка туплап чыгаргансыз. Аның беренче бүлеге “Таш астыннан чыгып, яки Татар­ның көче һәм көчсезлеге хакында” дип атала. Шулай итеп, без – нинди халык, Наил абый? Таш астыннан чыга алырбызмы?   – “Җиденче каттан караш” сәхифәсенә кадәр “Фикер” дигә­не бар иде. Мин беренче әнә шун­да яза башладым. Әлеге сә­хифәләрдә 600гә якын язма  чыкты, шуларның йөздән артыгы китапка керде. Сорауга килгәндә, татар таш астыннан чыгарга ике тапкыр талпынып карады. Ташлар дигәндә, биредә, әлбәттә, Айдар Хәлимнең данлык­лы “Ташлар басты безне, ташлар басты...” дип башланган шигыре күздә тотылуын да әйтергә кирәк. Беренче рус инкыйлабыннан соң милли басмалар барлыкка килүне, күпләп мәктәпләр ачылуны мин беренче талпынышка кертәм. Икенче талпыныш исә туксанынчы елларда булды. Ләкин ул чакта яулап алынган ирекне без инде югалтып бетердек. Бүген татар мәктәп­ләре юк дәрәҗәсендә, татар теле­нең киләчәге билгесез. Бу хәлдән ничек чыгып була? Миңа калса, режим үзгәрмичә торып, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Без хәзер, өлкән абзыебыз әйтмешли, диңгездән һава торышы көтүчеләр хәлендә. Шулай да татарның көлдән гөлгә әверелү үзенчәлеге, Гумилев әйт­кән пассионарлык әле югалмаган. Ләкин без Рубиконга, критик чиккә нык якынлаштык. Аны үткәннән соң, күпме генә демократия, ирек бирсәләр дә, без инде күтәрелә алмаячакбыз. Республикада милли аң үстерүче институтлар булдырасы иде. Тик хакимиятебез бу эштә үҗәтлек күрсәтми.    – Узган атнада Президент Рөстәм Миңнеханов Юлламасын тыңладык. Сез ниләр ишет­тегез, нинди мәсьәләләр төшеп калды?   – Юлламада, бигрәк тә беренче өлешендә Мәскәүгә ярарга тырышу сизелсә дә, сөенечле яңалыклар да булды. Президент авызыннан, милли педагогика институты торгызылачак, дигән фикер ишеттек. Шул ук вакытта күп кенә четерекле мәсь­әлә­ләр читләтеп узылу сәбәпле, сораулар да шактый калды. Мәсә­лән, республикадагы ике дәүләт те­ленең берсе булган татар теле­нең килә­чәге турында Казан Крем­ленең саллы сүзен бик ишетәсе килгән иде. Шартнамә мәсьәләсенә нокта куелып, формадан бигрәк эчтәлек әһә­мият­лерәк, дию дә чираттагы чиге­нүебезне аклау түгел­ме? Шәхсән мин үзем, 2018 елда биредәге ха­лыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен ниләр эшләнә­чәк, дигән сорауга да төгәл җавап ишетмәдем. Ә инде гомумән алганда, хакимият республика, аның икътисады өчен генә түгел, татар милләте, аның киләчәге өчен дә җаваплы булырга тиеш дип беләм. Ни өчен хакимият аз гына булса да милләткә таянмый икән, дип аптырауда да мин. Ни өчен Татарстанга суверенитет алып биргән Татар иҗтимагый үзәге бүген подвалда көн күрә? Бит суверенитет Татарстанга бү­генге дәрә­җәгә җитүгә, икътисадый уңыш­ларга сәбәпче булды. ТИҮ исә үз бинасыннан куып чыгарылды, аларга хәзер сәлам бирүче дә юк. Чын мәгънәсендә “Ит яхшылык, көт начарлык” килеп чыкты.   – Усал язмаларыгызның җиле үзегезгә тияме?   – Андый хәлләр, аның ишегә бәйле хафалар, Аллага шөкер, юк. Язмаларның җиле килеп кагылсын өчен, рус телендә чыгып торучы федераль басмада эшләү, яисә га­зетабызның аудиториясе йөз тапкыр күбрәк булу кирәк­тер. Эзәр­лекләгән очракта әнә шул ук “Эхо Москвы”да Мәскәү Кирмәнен атна саен диярлек туздырып, бер эттән алып икен­чесе­нә салып торган Виктор Шендеровичка тиярләр, ким дигәндә аны ул радиодан читләште­рерләр иде. Барысын да аудитория, аның күләме хәл итә. Тик шулай да “Новая газета”да эшләгән оппозицион журналист Юлия Латынинаның әле күптән түгел генә чит илгә китәргә мәҗбүр булуын әйтми ярамас. Тик аның очрагында да хакимияттән биг­рәк, милләтче булудан узып, рус нацизмы чигенә җиткән псевдопатриотларны гаепләү дөресрәк. Шәхсән үзем бернинди зыян күргәнем булмады. Димәк, эт өрә, бүре йөри тора. Барысы да гади хәл ителә: бүре йөрмәслек итеп өрүчене, мәсәлән, халык­ның 70-80 проценты көн саен бак­кан “Беренче канал”, “Россия” телеканалына ялгыш та якын китермиләр. Властьны, нин­дидер пычрак алымнар кулланмаган өчен, бу очракта күп­медер хөрмәт итәргә дә мөмкин.  
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев