Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар язучыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Татарстан Мәдәният министрлыгы татар язучыларының бөтен тәкъдим-үтенечләренә колак салып эшли. Бу хакта Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышындагы сәламләү чыгышында әйтте. "Татар язучыларының иҗтимагый тормыштагы роле бәяләп бетергесез", - диде ул. Эльвира Камалова татар әдәбиятының бай әдәбият булуын ассызыклап, татар әдәбиятын дөнья күләменә чыгару максатыннан тәрҗемә эшенә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәртеп үтте. Эльвира Камалова татар язучыларына рәсми бүләкләр тапшырды. Татaр әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен язучы Фоат Садриевка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт сүзе тапшырылды. Факил Сафин Татарстан Мәдният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Язучы Лирон Хәмидуллинга 85 яше тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Шагыйрә Сирень Якупова, Фирдәвес Зарифуллин министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев