Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар язучылары Владимир Путинга татар телен укыту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать белән чыкты

Бер төркем татар язучылары Россия Президенты Владимир Путинга татар телен укыту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать белән чыкты. "Татар-информ" агентлыгына бу мәгълүматны  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла раслады. “Язучылар да бу очракта үз сүзен әйтмәсә, үз сүзен кем әйтер. Үзебезнең фикерне әйттек, ул Россия, Татарстан кануннарына каршы килми. Бу хат Путинга барып җитмәсә дә, җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясар. Бәлки”, - дигән фаразларын җиткерде Ркаил Зәйдулла. Мөрәҗәгатьтә 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада яңгыраган сүзләр – туган телләрне бары тик ата-аналар теләге буенча гына укыту тәкъдиме төбәктә гасырлар буе урнашкан тигезлекнең нигезен какшатты, диелә. “Татар теленең мәктәптәге мәҗбүри программадан алынуы аны икенчел дәрәҗәдәге тел итәчәк”, - ди язучылар. “Мәктәптән алып ташланган тел дәүләт учреждениеләре, театр һәм башкалардан кысрыклап чыгарылачак”, - дип фаразлый язучылар. Язучылар туган телне ата-аналар теләге буенча гына укыту һәм урыннарда аны ашыгып үтәүне “Россия йөрәгенә куелган бомба” дип бәялиләр. Хатны имзалаучылар Президент Россиядә тынычлык һәм килешүне саклау яклы дигән өметтә калалар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына республика кануннарында каралган вәкаләтләрен үтәргә мөмкинлек бирүне сорыйлар. Имзалаучылар исемлегендә беренче имзалар – Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиевләрнеке. Хатны Газинур Морат, Вахит Имамов, Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов), Әхәт Гаффар, Әлфәт Закирҗанов, Ләбиб Лерон, Мансур Гыйләҗев, Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова, Сания Әхмәтҗанова, Халисә Ширмән, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар һәм башка язучылар, шагыйрьләр имзалаган. Хатның копияләре Россия генераль прокуроры Юрий Чайка, РФ мәгариф һәм министры Ольга Васильева, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка җибәрелгән.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев