Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар язучылары Арча педагогия көллиятендә дәрес биргән

Арча педагогика көллиятендә узган ел “Язучы дәрес бирә” дигән республикакүләм белем бирү проектына нигез салынган иде. Быел шуның дәвамы буларак икенче тапкыр язучылар, шагыйрьләр студентларга дәрес бирергә кайтты. Бу юлы ачык дәреснең темасы “Әдәбиятта укытучы образы” дигән темага багышланды, дип яза "Арча хәбәрләре".

Башта 10 язучы – шагыйрь, фән докторы, профессор Хәнәфи Бәдигый, язучы, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Әдһәм, балалар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Җәмилә Әхтәмова, шагыйрь Рифат Сәлах, шагыйрә, язучы, филология фәннәре кандидаты Халисә Ширмән, шагыйрә, журналист Нәҗибә Сафина, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Рифә Рахман, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев 10 төркемгә юнәлде.

1В төркемендә (төркем җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Нуриева) Җәмилә Әхтәмова дәрес бирде. Кайчандыр үзе дә укытучы булган шагыйрә дәресне шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды, студентларны гына түгел, безне дә сәгать буе авызына каратып торды. Беренче булып ул туган тел мәсьәләсен күтәрде. "Кайбер ата–аналар балаларының татар телен үзләштерүен теләми. Имеш, югары уку йортларында белем алуы авыр була. Тик синең русча сөйләшүең башың яхшы эшли дигән сүз түгел бит. Сезнең телләрегезнең төрле булуы күкләрнең төзелүе кебек үк зур могҗиза. Без бу могҗизаны сакларга тиеш. Аны сакламау галәмне җимерүгә тиң. Үзебез татар булып татар теленә өйрәнмәү зур гөнаһ, минемчә", – диде ул.

Дәреснең төп темасын ул Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41нче ел балалары” әсәре аша ачты. Моны ул “Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә укытучы образларын җепкә тезгән сәйлән кебек тезеп бара”, дип аңлатты. "Тик язучылар сүрәтләгән образлар белән генә эш тукталмый. Сез укытучы булып мәктәпкә баргач, әлеге авторлар тудырган образлардан да яхшырак укытучы булырга тиеш. Ә моның өчен үзегезгә нык- лы белем алырга кирәк. Губканы күз алдына китерегез әле. Ул күпме кирәк шуның кадәр суны үзенә җыямы? Сез дә шуның кадәр белемне үзегезгә җыегыз, аннан бөтенесен укучыларыгызга сыгып чыгарыгыз. Укучылар дәрес-тән теманы тулысынча аңлап чыгып китәргә тиеш. Берәрсе аңламый икән, укытучы буларак сезгә икеле", – диде Җәмилә ханым.

Ул теманы әнә шулай мисаллар, чагыштырулар китереп, җентекләп аңлатты, соңыннан сөйләгәннәрен истә калдыру өчен кабатлап чыкты. "Мин Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы. Ул искиткеч укытучы, галим иде, студентларны күрә, аңлата белде. Сездән дә бик яхшы укытучылар чыгар, ышанам. Тик шуны онытмагыз, һәр эшкә алынганда беренче чиратта теләк, аннан тәртип һәм тырышлык кирәк", – диде дәрескә нәтиҗә ясап укытучы–шагыйрә һәм студентларны үзенең шигъри әсәрләре белән дә таныштырды.

Дәресләрдән соң актлар залында студентлар белән очрашу булды. Язу- чыларны көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова сәламләде. Студентлар укытучы образы булган әсәрләрдән өзекләр укыды, шигырьләр сөйләде, аларга багышланган җыр- ларны башкарды. Аннан инде сүз кунакларның үзләренә бирелде. Очрашу чын мәгънәсендә әдәбият кичәсенә, шигырь бәйрәменә әверелде, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев