Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача

Кичә кичке 21.00 сәгатьтә, Казан өстенә төн караңгысы төшкәч, Казан яшьләре “Мергасов йорты” серләрен ачарга Кави Нәҗми 22а йорты ишегалдына җыелды. Бу – “Мергасов йорты” янында - Кави Нәҗми урамының икенче ягында урнашкан йорт. Биредә гараж түбәсендә яшел зона ясалган һәм ул сәнгати тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясенең бер эскизы өчен шушы урын сайланган. “Дом” спектакле эскизы кичә шул ук вакытта 120 кешегә күрсәтелде инде. Оештыручылар гараж түбәсенә шуның кадәр утыргычлар урнаштырган. Черек күл янындагы “Мергасов йорты”ның язмышы – соңгы вакытта матбугатта актив языла торган тема. Аның адресы да икәү: Дзержинский урамы, 13нче йорт һәм Кави Нәҗми, 19нчы йорт. Ул 1928 елда төзелгән һәм 1981 елда тузган торак дип танылган. Бу йортта Казанның интелллигенциясе яшәгән. Шул исәптән, татар язучылары Абдулла Алиш һәм Кави Нәҗми. Хәзерге вакытта йортта яшәүчеләрнең бер өлеше инде күчерелгән, бер өлеше хакимият белән бәхәстә – аларның әлеге йорттан һәм шәһәр үзәгеннән күченеп китәсе килми. “Дом” эскизы нигезенә шушы йортта яшәүчеләрнең тормышы алынган. Режиссер - Вера Попова. Текстларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм журналист Радмила Хакова әзерләгән. Үзләре үк катнаштылар да. Рәссам/куратор – Ксения Шачнева. Композитор – Владимир Раннев. Тамаша тамашачының төрле ягында, якында һәм еракта бара. Ул юл аша торган яшел “Мергасов йорты”ның ян балконнарында башланды. Аның диварларына проектор төбәлеп, кино кадрлары да үтте, тере кешеләр дә үз язмышларын сөйләде. Тамашачы рәссам Виктор Тимофеев монологын аеруча әсәрләнеп тыңлады, аны 64 яшьлек рәссам үзе сөйләде. Рәссамнар темасын Надир Әлмиевның остаханәсе дәвам итте – күренекле рәссам шушы йортта урнашкан остаханәдә иҗат иткән. Йолдыз Миңнуллина белән Евгений Скрипачевлар шушы йортта яшәгән Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың гаилә тарихын сөйләде. Рус телендә. Ә Радмила Хакова татар телендә “Рәхәт” кунакханәсенә тукталган кыз бала монологын сөйләде. Татар телендә. Спектакль эскизын театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский, “Свияжск утрау-шәһәрчеге” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин тамаша кылып фикерләрен әйттеләр. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм дөньякүләм танылган кинорежиссер Тимур Бекмамбетов та бар иде. Шушы йортта яшәүчеләр дә эскиз карарга чыкты. “Дом. Мергасов йорты тарихы” спектакле эскизы турында тулырак итеп – “Интертат”тан укырга мөмкин булачак. "Город АРТ-подготовка" V Театраль лабораториясе "Живой город" заманча сәнгатьне үстерү фонды тарафыннан үткәрелә. Лабораториянең быелгы темасы - Казан. Шәһәрнең тарихы, үзенчәлекләре, шатлыгы һәм кайгысы.

Татар-информ

Автор:Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев