Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар яшьләре милли мәгариф проблемаларын өйрәнергә җыена

Бөтендөнья татар яшьләре форумы лидерлары социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат урнаштырган. “Фокус-группаларны җыеп бетергәч, мәгарифкә багышланган "Акыл фабрикасы" оештыру планлаштырыла. Дөньяның уңышлы мәктәпләрен, мәгариф системаларын өйрәнербез, башка халыкларның милли мәктәпләре белән танышырбыз һәм киләчәк татар мәктәбенә 100 идея бирергә исәп”, - дип яза проект турында аны оештыручылар. “Татар гимназияләре тирәсендә төрле аңлашылмаучанлыклар бар. Без милли мәгариф проблемаларына фәнни яктан якын килергә уйлыйбыз, - дип аңлатты “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге проектның идея авторы Айрат Фәйзрахманов. - Милли мәгариф проблемаларына багышланган бу проектның беренче этабында галимнәр белән аралашырга җыенабыз. Марат ага Лотфуллин кебек милли мәгариф өлкәсендә зур хезмәт куйган галимнәрнең тәҗрибәсен яшьләрнеке белән берләштереп карыйбыз. Проектның икенче этабына мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне – укытучыларны, мәктәп директорларын җәлеп итәрбез. Безнең бит чит илләрдә эшләгән, башка илләр мәгарифен белгән кадрларыбыз бар – аларның белемен, тәҗрибәсен файдаланырга уйлыйбыз. Соңрак әти-әниләр белән дә эшләячәкбез”. Айрат Фәйзрахманов безнең Актаныш гимназиясе, Казанның 2нче гимназиясе кебек милли уку йортларыбыз булса да, аларның рейтинглар буенча беренче унлыкка кермәвенә борчылу белдерде. “Без татар гимназияләренең дәрәҗәсен күтәрергә тиешбез”, - диде ул. “Без бу проектка идеаль милли мәктәпне күзаллау ниятеннән алындык”, - диде Айрат һәм алдынгы яшьләрнең милли мәгариф өлкәсендә социологик тикшеренүләр үткәрергә әзер булуын белдерде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы алынган Милли мәгариф проблемалары проектының нәтиҗәсе буларак Милли мәгариф стратегиясенә тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Айдар Фәйзрахманов әлеге проект буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән киңәшләшүләрен, аларның тәкъдимнәр өчен ачык булуын әйтте. Милли мәгариф проблемаларына багышланган проектның эшче төркеме иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җыела.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев