Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар яшьләре форумы һәр ике ел саен 5-6 татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәп була

Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан соң, гадәттә, 5-6 татар гаиләсе барлыкка килә. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шул хакта сөйләде.

Искәртеп үтик: 4-7 августта Казанда уздырылачак VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан, шәһәрләреннән 900ләп делегат катнашуы көтелә. Шуларның 15 проценты гына гаиләле, калган 85 проценты – ялгызлар, диде Тәбрис Яруллин.

Форум рәисе сүзләренчә, шул рәвешле, җыен дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче парсыз татар егетләрен, кызларын үзара таныштыру, кавыштыру мәйданчыгы булып та тора. Әйтик, 2 ел элек үткәрелгән форум Санкт-Петербург егете Әнвәр белән Кырым кызы Зәнифәне кавыштырган. Алар, гаилә корып, бүген Кырымда яши. Форумда тиң ярын тапкан татар яшьләре арасында соңрак Казанга күчеп килүчеләр һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән эшчәнлекләрен дәвам итүчеләр дә аз түгел, диде ул.

“Бу үзенә күрә бер матур гадәткә әверелде. Нәтиҗәләр сөенерлек. Кызларны, кияүләрне алып китеп торалар. Гөрләтеп туйлар уздыралар. Узган җәйдә генә Австралиядә яшәүче татар яшьләре Татарстанга килеп, берсе кияү, берсе кыз алып китте”, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев