Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар яшьлəре дискуссия мəйданчыкларында проектларын тәкъдим итте

Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының өченче көне уза. Бүген делегатлар Универсиада авылында җиде юнәлеш буенча дискуссия  мәйданчыкларында эшли. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнаша. Делегатлар “Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Гаилә һәм тәрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа” юнәлешләре буенча дискуссия мәйданчыкларында эшли. Һәрбер мәйданчык татар яшьләренең үсеше турында тәкъдимнәр формалаштыра. "Тел сәясәте һәм милли мәгариф" мәйданчыгында телгə кагылышлы проблемалар һəм аларның чишү юллары мəсьəлəлəре каралды. Дискуссия спикеры Айрат Фəйзрахманов 2017 елның көзендə республикаларда туган тел мəҗбүри рəвештə укытылырга тиеш түгел, дигəн сылтама белəн тикшерүлəр булганын искəртте. "Кызганыч, 2018 елда Дəүлəт Думасы тарафыннан яңа указ кабул ителде. Татар теле мəктəплəрдə калмады, туган тел буларак кына кыскартылып укытыла башлады. Əмма татар телен сайлаучы балалар барыбер бар. Туган тел дигəн предмет уку планнарының мəҗбүри өлешендə кала. Бу - безнең өчен бер сөенеч. Башка каршылыклар калды. Без татар теле дəүлəт теле буларак та мəҗбүри укытыларга тиеш дигəн фикердə. Бу турыда бүген резолюцияне кабул иткəндə дə əйтəчəкбез. Тик əлеге мəсьəлə федераль стандартларда язылмаган. Əлегə ТР мəгариф һəм фəн министры сөйлəшүлəр алып бара", - диде ул. "Күпчелек Россия регионнары мəктəплəрендə туган телне укыту кертелмəгəн. Бу - мəктəп сайлаган беренче һəм икенче уку планы. Үз туган телебездə белем алырга телибез, дисəгез, "юк, укыта алмыйбыз, мөмкинлек юк", - дип җавап кайтарачаклар. Бу - бик куркыныч мəсьəлə. Хəтта Татарстанда да күзəтелергə мөмкин", - диде кереш сүзендə Айрат Фəйзрахманов.   Мəгариф һəм фəн министрлыгы вəкиле Əлфия Əхəтова министрлыкның эшчəнлеге турында сөйлəде. "Бездə Төбəкара сектор бар. ТР Мəгариф министрлыгы тарафыннан 31 регион һəм 4 чит ил арасында килешүлəр төзелде. Программалар нигезендə Татар мəгарифе көннəре уза. Быел без Ульян өлкəсе, Кырым республикасы, Финляндия һ.б. якларда оештырырга планлаштырабыз. Ел күлəмендə без төбəклəрдəн татар теле һəм əдəбиятыннан дəреслеклəр белән тәэмин итү турында гаризалар алабыз һəм аларны кирəкле күлəмдə җибəрергə тырышабыз. Барлык дəреслеклəрнең дə электрон вариантларын кулланып була. РФ укытучылары өчен белем күтəрү курслары оештырыла. Быел 15 төбəктəн 50 укытучы килде. Шулай ук Мəгарифне үстерү институты белəн вебинарлар үтте. Барлыгы 29 төбəктəн 780 укытучы катнашты. Милли кадрлар əзерлəү буенча КФУ һəм Яр Чаллы дəүлəт педагогика университеты, Арча педагогика көллияте шөгыльлəнə", - дип сөйлəде Əлфия Əхəтова. Əлфия Əхəтова министрлыкның эшчəнлеге турында сөйлəвен дəвам итте. "Ана теле укытучыларының Бөтенроссия "Мастер-класс" конкурсы да булды. Мəгариф оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аерым галимнəр һəм укытучылар өчен грантлар уза. Бу чараларда алар татар телен үстерү буенча проектларын тəкъдим итəлəр. Быел барлыгы биш грант булды", - ди ул.   Рамил Гарипов Актаныштагы сəлəтле балалар өчен мəктəпнең үзенчəлеге турында сөйлəде. "Хəзерге көндə бездə 14 сыныйф, 25 укытучы, 10 тəрбияче, 156 укучы бар. Без милли мохитне булдыру буенча эшлибез. Милли мохитнең төп факторы - милли кием һəм үзаң. Шулай ук безнең укучыларыбыз татар һəм инглиз теллəрендə "Ак җилкəн" дигəн газета да чыгара. Инглизчəсе Индонезия белəн берлектə чыга. Без татар халкы, гореф-гадəтлəре турында, алар үзлəренең халкы турында мəгълүмат бирə. Бу тəҗрибə безгə бик ярдəм итте", - диде ул. "Татар телен яратучылар клубы" җитəкчесе Гөлшат Сафина: "Без клубка 18 яшьтəн өлкəннəр өчен татар телен өйрəтү курсларын бушка уздырабыз. Безнең максатыбыз - татар теленə кызыксыну уяту. Бүгенге көндə ике төркемем бар. Сентябрьдə тагын бер яңа төркем җыелачак. Мин телəге көчле булган кешелəрне генə клубка алам. Аена ике дəрес калдырган кешелəр автоматик рəвештə төшеп кала. Йөрүчелəр арасында хəтта эшмəкəрлəр дə бар. Апрель аенда онлайн дəреслəр дə алып барырга планлаштырабыз. Татар теле буенча белеме булган һəр кеше үзенең төбəгендə мондый клублар оештыра ала", - дип уртаклашты тəҗрибəсе белəн Гөлшат Сафина.   Айдар Шəйхин үзе җитəклəгəн "Гыйлем" проекты буенча чыгыш ясады. "Безнең проект асылда фəн һəм мəгърифəт үзəге буларак эшли. Безгə нəрсə кызык, без шуны эшлибез. 300дəн артык мəкалə тəрҗемә ителгəн, 50 "ТЕД" видеоязмасын тавышландырдык. Татарның бераз сəерлеге бар: китапханəдə күпме еллар кулланылмаган китаплар тузан җыеп ята! Безгə сүзлеклəр һəм китаплар бик кирəк, алардан еш файдаланабыз", - диде ул. Көннең икенче яртысында пленар утырышның ябылуы һәм форумның җитәкче органнарын сайлау булачак. Төшке аштан соң астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Рәшид Сүнәев лекциясе узар, дип көтелә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев