Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар варислары" тел сагында

Казан шәһәренең 165 нче урта мәктәбендә  5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар «Татар варислары» дип аталган оешмага йөри. Бу оешма  мәктәптә ун  ел дәвамында эшли. Аның җитәкчесе – Кыямова Рушания Котдусовна. Оешманың төп максаты – татар теленә мәхәббәт  уяту  һәм   татар телен өйрәнергә  теләүчеләрне  бергә  туплау. Безнең  үзебезнең  гербыбыз, галстукларыбыз  һәм Президентыбыз  бар. Ул –  11нче сыйныф укучысы Гыйлманов  Наил. Оешмага  керүчеләр Ант әйтә: «Әби-бабаларыбызның  гореф-гадәтләрен сакларга  Ант итәбез!Олыларны хөрмәт итәргә Ант итәбез!  Дус-тату яшәргә    Ант итәбез!  Татар телен  яратып  өйрәнергә Ант итәбез!»  Оешмада барлыгы 22 әгъза. Без бергәләшеп спектакльләр куябыз, төрле дәрәҗәле конкурсларда катнашабыз. Бик еш мәктәп укытучылары укучылар белән берлектә татар телен үстерү буенча  төрле чаралар үткәреп тора. 2017 елның  декабрь   аенда  Татарстан   Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән  һәм  милли мәсьәләләр комитеты  рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашында узган очрашуда Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек. Беренче февральдә  «Туган тел айлыгы» башланды. Шушы айлык кысаларында без мәктәбебезгә олы шәхесләребезне – танылган язучыларны, шагыйрьләрне –Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, галим, прозаик, шагыйрь  Хәнәфи Бәдигыйны hәм Татарстанның атказанган уйлап табучысы, шагыйрь Ринат Нуруллинны чакырдык. Бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр, әдипләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шагыйрьләр үз чиратларында  балаларга шигырьләрен укыдылар, кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, китапларын бүләк иттеләр. Иң кызыгы шул булды, укучылар кунакларны гына тыңлап утырмадылар, алар белән әңгәмәдә, кайнар бәхәсләрдә катнаштылар. Бу очрашу балаларга бик охшады. Әдипләр киткәч тә әле бу очрашу турында озак сөйләштеләр. Очрашу фәкать якты истәлекләр генә калдырды. Безгә ышаныч күрсәтеп, идеяларыбызны хуплап, ярдәм итеп торучылар – директорыбыз Шәмсетдинов Айдар Ильдарович һәм милли мәсьәләләр  буенча директор урынбасары Әҗиева Венера Мансуровна. Бик зур рәхмәт аларга.

Гыйлманов Наил


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев