Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар үзе революция вакытында күтәрелмәгән булса, большевиклар аны төземәс иде" - Рафаэль Хәкимов

ТАССР дәүләтен төзү — ул татар халкын бүлгәләү. Бу факт һәм аны яшереп булмый. Әмма татарларның үз дәүләте булмаса, тагын да начаррак булыр иде. ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан үткәрелә торган чараларга багышланган матбугат очрашуында катнашучылар шундый фикердә. ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов фикеренчә, ТАССР оешу зур татар милләтен бүлгәләде. Тик без бу датаны барыбер бәйрәм итәргә тиеш, чөнки ул татар халкына дәүләт бирде, дип саный тарихчы. “Аңлашыла, большевиклар татарны бүлү өчен кискәләп-бүлгәләргә тырышты. Ләкин безнең дәүләт булсмаса, бу тагын да начар. Шуңа аның бөтен кимчелеген күреп, белергә, әмма ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итәргә кирәк. Совет чорында ничек кыстылар, Сталин ничек кенә бетерергә тырышты. Бетергән дә булыр иде, ләкин ул курыкты. Татар үзе революция вакытында күтәрелмәгән булса, большевиклар аны төземәс иде”, - диде Рафаэль Хәкимов. Тарихчы сүзләренчә, татарлар союздаш республика төзергә омтылган һәм хәзерге Башкортстанны да кертеп, бердәм дәүләт төзү хакында хыялланган. “Әгәр дә Идел буенда шундый зур дәүләт барлыкка килсә — бу Мәскәү өчен куркыныч. Шуңа да большевиклар бүлгәләргә тырышты. Күпме килеп чыкты, шуның хәтле бүлделәр”, - диде Рафаэль Хәкимов журналистлар сорауларына җавап биреп. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, 400 елдан артык дәүләтсез булган халыкка автономия биргәндә, каршы килүнең мәгънәсе юк. “Билгеле, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының территориясенә 1 млн-нан артык кына кеше кергән, гәрчә ул вакытта 7 млн тирәсе татар исәпләнсә дә. Республика чикләрендә генә дә күпме татар авыллары бар. Бүлгәләнү булган, моны яшереп тору мөмкин түгел, чөнки бу факт. Әмма без шул автономияле республиканы алмаган булсак, безнең киләчәккә өметебез бүгенге кебек булмас иде”, - диде Разил Вәлиев. Аның фикеренчә, дәүләт булу бик мөһим фактор. Бу, беренче чиратта, телне үстерү һәм аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен кирәк. “Телең дәүләт теле булсын өчен дәүләтең булу кирәк. Дәүләтең булмаган килеш, телне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү бик кыен. Шуңа да без дәүләтчелекне дә ныгытырга хыялланабыз, тырышабыз, телебезне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү буенча да эшлибез. Булганына шөкер ит, алга карап фикер йөрт, ди татар халкы”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан парламенты вәкиле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев