Татар цивилизациясе авылда барлыкка килгән дип әйтү - татарга каршы сүз - Айдар Хәбетдинов

Казан федераль университетының ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов “Милләтнең мөселман лидерлары” дигән темага лекциясендә бүгенге ислам лидерларының җәмгыятьтә тоткан урыны, мөселман лидерлары барлыкка килүнең алшартлары, күренекле татар дин әһелләре хакында сөйләде. "Ислам турында сөйләгәндә мөселман лидерының кем икәнен аңларга кирәк" “Йөз, ике йөз еллар элек Россия мөселман лидерлары гомуми дәрәҗәдән югары булганнар. Моны шул ук Риза Фәхретдин, Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни мисалында да ачык күрергә мөмкин. Алар күпмедер мөселман элитасы һәм “кара халык” дип йөртелгән гади катлам бар дигән катгый позициядә торган. Хәзерге төп проблемаларның берсе - Россия җәмгыятенең дәрәҗәсе күтәрелү. Ә безнең бүгенге күп кенә мөселман лидерлары урта гасырларда калып килә. Безнең лидерлар каян килеп чыккан соң? Болгарларның беренче мәктәбе инде 913 елда булган. Мөселман цивилизациясе Мәккәдә, ягъни шәһәрдә барлыкка килә. Татар цивилизациясе авылда барлыкка килгән дип сөйләү тулысы белән татарга каршы әйтелгән сүзләр. Руслар, дәүләт оештыручы халык буларак, күпчелек шәһәрләр алар кулында булган. Шәһәр дигәндә без инфраструктураны күз алдында тотабыз. Мөселман шәһәре инфраструктурасы нигезен мәчет, мәдрәсә тәшкил итә. Кешеләр бергә җыелышырга, җомга көнне вәгазь тыңларга, шул дәүләтнең төп законнарын күзалларга тиеш. Ислам турында сөйләгәндә мөселман лидерының кем икәнен аңларга кирәк. Ул лидер ким дигәндә дини тәгълиматны, хокукны белергә һәм ниндидер мәхәллә белән идарә итәргә тиеш. Алтын Урда чорында шәһәрләрдә мәчет-мәдрәсәләр булган. Ул чорның әдәбияты, табылдыклар көчле ислам җәмгыяте оешу хакында сөйли. Шундый ук хәл Казан ханлыгы чорында да күзәтелә. 1552 ел турында Михаил Худяков сүзләре белән әйтсәк: “бу татарлар, мөселманнар бетте дигән сүз түгел, бу нәкъ менә мөселман шәһәр цивилизациясе юкка чыкты дигән сүз”.  "Хәзерге имамнарыбызның кайда яшәвен кем әйтә ала?" Элек һәр имам үз мәчете янында яшәгән. Бу кирәк вакытта картларга, ятимнәргә булышу өчен шулай эшләнелгән. Без Мәрҗәнинең, Мөхәммәтҗан Галинең кая яшәгәнен беләбез. Ә хәзерге имамнарыбызның кайда яшәвен кем әйтә ала? Татар мөселман лидерларының үзенчәлекле сыйфатлары турында сөйләгәндә, шуңа игътибар итәбез: ул кайдадыр өстә, зур башлык булып йөрмәгән. Ул халык янында булган, үз җирлегендә кемнең ашарына булмавын, кем нәрсә эшләргә тиешлеген белгән. Начар юлга кереп китүчеләргә, шунда ук сабагын да укыткан. Рәсүли, Мәрҗани үз тирәсендә урта буржуазияне туплаган. Бүген ниндидер бер бистәдә үзенә бер мәхәллә оешып килә, халык артык эчкечлеккә бирелмәгән авылларда шулай ук мәхәллә үрнәкләре бар. Ә менә шәһәрләрдә моны ничек эшләргә, бу зур мәсьәлә. Кызганыч, без монда әллә ни үрнәкләр күрмибез. Мөселман инфраструктурасы төзелсен өчен безнең мөселман лидерлары халыкка чыгарга тиеш. Татарлар башка милләтләрдән нәрсәсе белән аерылган? Безнең профессионаллар аз, ләкин иң югары дәрәҗәдә булганнар. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе безгә Бакый Урманчены бирде. Аны татар Леонардосы дип атыйлар. Ул татар милли дөньясын төзүчеләрдән булды. Спутник ясаганда да ул аны Зөһрә аша бирә. Музыкада, әлбәттә, Сәйдәшев. Кем менә хәзер татарныкы дип атарлык музыка яза? Милли тормышның яңа юнәлеше үскәндә яңа сүзләр барлыкка килә. Ә бездә нәрсә? Хәзерге заман шагыйрьләрен укып карасаң, анда 2-3 мең сүз. Һәм сез Дәрдемәндне, Тукайны укып карагыз, ни дәрәҗәдә алар. Риза Фәхретдин, Галимҗан хәзрәтне укыганда, миңа алар моны әле бүген генә язган кебек тоела. Ә бүгенге дин әһелләреннең хезмәтләрен йөз ел элек язылган дип кабул итәм. Мөселман лидерлары шул чордагы җәмгыять төзелешен торгызырга тиеш".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: