Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телевидениесендә балаларны җәлеп итә алырдай программалар юк" - Данил Салихов

Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул кичә "Татарның үсеш стратегиясе" темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.
"Иртән торып телевизорны кабызгач, безнең балалар татарча тапшырулар карамый, ә башка телдәге мультфильмнарны карарга тотына. Чөнки балаларга сайлап алырлык, аларның игътибарын җәлеп итә алырлык продукция җиткерергә кирәк. Хәтта Яңа ел кичәсендәге концертны да без татарча түгел, ә башка телдә карарга тырышабыз. Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк", - ди ул.
Данил Салихов сүзләренчә, әгәр дә Татарстанда Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр генә калса, татар теле, татар милләте бөтенләй  дә бетә. Чөнки татар милләте, беренче чиратта, авылларда яши. "Авыллардан кеше китә. Кеше шәһәр мохитенә керә икән, ул телне оныта. Районнар зурая, хәзер аларның урамнарында да татарча сөйләшкән кешене ишетеп булмый. Без ниндидер юллар белән авылны аякка бастырырга тиеш", - дигән фикердә язучы.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев