Татар матбугаты
Татар теленә төрле яктан утлы кисәүләр ыргытылган заманда аны саклау мәсьәләсе тагын да кискенләшә
Россия Ислам институтында узган VIII Саматов укулары конференциясендә чыгыш ясаучылар да бу мәсьәләдә битараф булырга ярамавын, телне саклау имамнарның да бурычы икәнен искәртте.
Бер ел элек мәчетләребездә җомга вәгазьләре татар телендә сөйләнелә башлады. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, моны хуплап кабул итүчеләр дә, телне белмибез, аңламыйбыз, дип каршы килүчеләр дә табылган. Ә бер елдан, каршы килүчеләр үзләре үк рәхмәт әйткән. “Раббыбыз халыкны милләтләргә бүлеп бар итте. Ә без үзебезнең татар булуыбызга горурланабыз”, – ди мөфти. Бу уңайдан гыйбрәтле хәлләр дә сөйләде ул: “Иранда зур конференциядә Сирия мөфтие үзләрендәге вәзгыять турында сүз алып барганда, кызып китеп: “Кем бүген бомбалар ата – шулар татар”, – диде. Гарәпләрдә бер фикер бар: “Татарларның килүе – кыямәт галәмәте”, ягъни китаплардан укып, татар-монголларны күз уңында тоталар. Согуд Гарәбстанында әллә мәзәк, әллә мыскыл итеп: “Сез җимергән татарлармы?” – дип сорадылар. Соңыннан мөфти яныма килеп: “Ачуланмагыз, мин Россиядән килгән татарлар турында әйтмәдем”, – диде. Мин дә җавап йөзеннән: “Шөкер, татармын, Пәйгамбәребез белән сугышкан гарәпләрдән түгел икәнлегемә шатмын”, – дидем.
Конференцияне алып барган Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Без әле тыныч заманда эшлибез. Габделхак Саматовның нинди авырлыклар аша узуын аңлау өчен шул заманда яшәп карарга кирәк, – диде.
– Ул 10 мең 500 мәчет җимерелгән чорда туып, пионерга, комсомол сафларына да кермәгән, шофер булып эшләгәндә дә намазын калдырмаган”. Бу хакта кызы Фирдәвес тә телгә алды. “Әти бер җитәкчене йөртте. Ул рус милләтеннән булса да, әтинең намаз укуына каршы килмәгән. Әти сәгатенә карый башласа: “Ә нәрсә, вакыт җиттеме?” – дип машинаны туктаттырган, үзе чыгып торган, әти намаз укыган”, – ди Фирдәвес ханым. Габделхак хәзрәтнең дүрт баласы да кечкенәдән дин сабагын өйрәнә. Бүген ике улы имамлык вазыйфасында. Ул хакта Җәлил хәзрәт тә соклануын яшермәде. “Күбебез балаларыбызның безнең юлдан баруын теләми. Алар башка өлкәләрдә хезмәт куя. Ә Габделхак хәзрәт бу яктан да үрнәк”, – диде ул. Саматовлар балаларын татар мәктәбендә укыталар. Конференциядә Ханты-Манси автоном округы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир да катнашты. “Әлеге чараны ел саен гаиләсе соравы буенча үткәрелә дип уйлый күрмәгез тагын. Без – карьера артыннан да кумыйбыз, мактанырга да яратмыйбыз, моны әти дә яратмас һәм хупламас иде, – дип башлады ул сүзне. – Әйе, Ш.Мәрҗани, әти шикелле кешеләр онытылырга тиеш түгел, без аның белән горурланабыз”.
Габделхак Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында дини гаиләдә туа. Йортлары мәчеттән әллә ни ерак булмаган. Әтиләре намаз укырга мәчеткә йөри. Ә берничә елдан илдә чуалышлар башлангач, әлеге нәсел кулак мөһере сугылып, репрессия корбанына әйләнә. Габделхак 7 яшеннән күрше авылларга барып, гаиләгә бер-ике сынык ипи, берничә бәрәңге алып кайту өчен ялланып эшли. Бу буын ачлык-ялангачлыкны да, сугыш афәтләрен дә күп күрә. Тик нинди генә авыр чорда да Габделхакның теленнән догалар төшми, намазын читкә тибәрми. Ә Совет власте хакимлек иткәндә дини кешегә сәбәпсез яла ягулар, эзәрлекләүләр булгалый. Габделхак хәзрәткә 7-8 яшьлек балаларын Казандагы Мәрҗани мәчетенә алып барганы өчен дә гаеп ташлыйлар. Боһарага укырга барырга җыенгач та, дүрт баласын калдырып китә, нәрсә уйлый икән бу, дип авыр сүзләр әйтәләр.
Ә аның үз кыйбласы, баштарак, кичләрен остазы Габделхак Садыйковка башлангыч дин сабагы өйрәнергә йөри. Соңрак үзе дә белгеч булып китә. Габделхак хәзрәт төзегән тәҗвид дәфтәрләрен Татарстанда гына түгел, бик күп төбәкләрдә яшәүче мөселманнар кулланган. Кайсыдыр мәхәлләдә бәхәсләр куерса, низаглар чыкса да, дипломат буларак аны җибәргәннәр. Ул Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә укыткан. “Күбебез Габделхак хәзрәттән сабак алды. Ул төзегән өч томлык фәтфәләр китабыннан барыбыз да файдаландык. Габделхак хәзрәт Совет чорында да вәгазьләр укып, халкыбызны агарту белән шөгыльләнде. Ул булмаган урын калмады, хәтта җир читендәге Ханты-Мансиның юлсыз Наваганск авылына хәтле барып чыккан. Күп еллардан соң, анда булганда әби-бабайлар, Габделхак хәзрәт безгә килгән иде, дип сөйләделәр”, – ди мөфти.
Конференциядә дини-милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Габделхак Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылды. Бу премия Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы башлыгы Эдуард Ганиевка бирелде. Камил Сәмигуллин “Таян Аллага!” әдәби бәйгесендә алты номинациядә җиңүчеләргә һәм гран-при иясенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан
фото: info-islam.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев