Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар теленә багышланган "Тыпыр-тыпыр грамматика" сериясенең яңа чыгарылышы тәкъдим ителде (ВИДЕО)

«Әлбәттә» проекты татар теленә багышланган «Тыпыр-тыпыр грамматика» сериясенең яңа чыгарылышын тәкъдим итте. Әлеге чыгарылыш татарча сөйләшкәндә җөмләләрне дөрес төзергә, теркәгеч, ярдәмче фигыльләр һәм кисәкчәләрне урынлы кулланырга өйрәтә. Ролик «Әлбәттә» проектының социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә урнаштырылган. «Мин шәһәр татар телендә сөйләшәм. Бу видеоны беренче чиратта үз сөйләмемне камилләштерү өчен эшләдем. Шулай ук ул башка шәһәр татарларына да файдалы булыр дип уйладым», – дип хәбәр итте ролик авторы, «Әлбәттә» проектының җитәкчесе Илдар Әюпов. Видеода саналган сөйләм телен табигый итү ысулларын Илдар Әюпов, аның тормыш иптәше – татар теле укытучысы Айгөл Әюпова туплаган. Роликның мөхәррире – КФУдан татар теле укытучысы Эльвира Динмөхәммәтова, дикторы – Роберт Исламов. «Безнең видеолар татарларга да, русларга да ошый. Фикерләрен белдерүчеләр күп: социаль челтәрләр аша да, шәхси хәбәр итеп тә язалар. «Татар телен яхшыртырга булышты», – дип рәхмәт әйтүчеләр дә бар», – диде Илдар Әюпов. «Тыпыр-тыпыр грамматика» рубрикасының яңа сериясен чыгару уртача 70 мең сумга төшкән. Видео авторы сүзләренчә, чыгарылышларны дәвам итү акчага һәм кызыклы идеяләргә бәйле. Сөйләм теленә багышланган видео – «Тыпыр-тыпыр грамматика» рубрикасының дүртенче сериясе. Моңарчы фонетика, агглютинация, сингармонизмга багышланган видеолар чыккан иде.
Ләйсән Файзуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев