Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телендәге яңа балалар телеканалы барлыкка килергә мөмкин

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы булып үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Эшче төркем составына республика дәүләт органнары, югары уку йортлары, иҗтимагый оешма, фәнни һәм эксперт җәмгыять вәкилләре кергән. Утырышта катнашучылар педагогик вузларда милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем бирү һәм интернет челтәрендә татар сегментын үстерү мәсьәләләрен карады. Аерым алганда, татар телендә яңа балалар телеканалын булдыру тәкъдиме каралды. Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион продукт кирәк. Биредә күңел ачу тапшырулары белән беррәттән өйрәтү функцияле телетапшырулар булдыру да күздә тотыла. Татар телендәге яңа балалар телеканалы концепциясен эшләү өчен эшче төркем төзелде. Хәзер төркем алдында яңа телеканалга исем уйлау һәм 0+ категориясе өчен иң яхшы телетапшырулар проектына бәйге оештыру бурычы тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев