Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм шигарь уйлап табу буенча бәйге игълан ителә

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм шигарь уйлап табу буенча бәйге игълан итә. Каналның төп максаты – балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. 14 яшькә кадәрге балаларны кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар көтә. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Төп таләп – исем һәм шигарь татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш. Фикерләрегезне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Отышлы 5 исем сайлап алынганнан соң, 9ыннан алып 13 гыйнварга кадәр, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең ВКонтакте социаль челтәрендә алар өчен тавыш бирү барачак. Бу хакта Казан Кремлендә Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә республикада татар телен үстерүгә багышлап үткәрелгән утырышта белдергәннәр. «Яшь ТНВ» каналының балалар һәм яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова белдерүенчә, телеканал 24 сәгать дәвамында татарча гына сөйләячәк. «Үз тапшыруларыбыз да була, ләкин күбрәк татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар, тапшырулар планлаштырыла. Төп басым татар телен өйрәтүгә ясалачак. Үзебез әзерләгән «Бергәләп өйрәник» тапшыруы көн саен чыгачак», – ди Рамилә Сәхәбетдинова. Монан тыш, белем бирү, тарихка багышланган тапшырулар да күрсәтеләчәк, әлеге вакытта «Яшь ТНВ»да чыгып килүче грантлар исәбенә төшерелгән тапшырулар да керер, дип көтелә. «Яшь ТНВ» җитәкчесе сүзләренчә, телеканалның концепциясе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә әзерләнә. Язучылар берлеге белән дә сөйләшүләр алып барыла. Телеканалның кайчан эшли башлаячагы әлегә билгеле түгел. Сентябрь аенда уздырылган матбугат очрашуында «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов: «Бүгенге көндә «Яшь ТНВ» язмышы хәл ителә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, аның каршында эшли торган иҗтимагый совет бу хакта фикерләшә, аларның утырышлары үтә. «Яшь ТНВ»ны аерым канал итү тәкъдимен Татарстан Президенты хупласа, бюджеты расланса, канал булачак», – дип белдергән иде.

Сүз уңаеннан, Башкортстанда «Тамыр» балалар телеканалы эшләп килә. Кырымтатар балаларының «Лалә» телеканалы бар.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев