Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телендә аудио китаплар саны арттырылачак

Бу хакта бүген республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. “Интернет челтәрендә булган китапларның авторлык хокуклары сорау астында. Шуңа да бу эшне без үзебезнең интернет кибетендә башлап җибәрдек һәм анда Ленар Шәехның аудио китабын урнаштырдык. Аны тыңлаучылар бар һәм бу бушлай. Без киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкбез”, - диде Илдар Сәгъдәтшин. Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшриятендә электрон дәреслекләр эшләү дә гамәлгә ашырыла. Хәзергә нәшрият тарафыннан 67 дәреслек булдырылган. Шуларның 22 се Федераль исемлеккә кертелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев