Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен заманчалаштырырга кирәк" - Тәбрис Яруллин

Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә, татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиадада катнашучылар өчен, җаваплы сынаулардан соң бераз ял иттерү максаты белән, концерт оештырылды. Искәртеп үтик, олимпиада рәсми рәвештә 18 апрельдә  ачылды, кичә катнашучылар олимпиаданың теоретик сорауларына җавап бирде. Бүген исә алар үз-үзләрен тәкъдим итә, ягъни иҗади тур уздырыла. Быелгы олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән катнашучылар җыелган. Аларның гомуми саны 500гә җиткән. Быел беренче тапкыр Татарстан һәм татар тарихына кагылган сораулар кертелгәнен дә искәртик. Концертны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, яшьләргә хас булганча, бик актив итеп алып барды. Чыгышларга кадәр ул залдагы укучыларны, студентларны җанландырырга теләде. “Татар теле дигәч, күз алдыгызга нинди образлар килә?” – дип сорады. Залдан Татарстан, Казан, Тукай, Сабан туе, өчпочмак, чәкчәк, түбәтәй, читек кебек сүзләр ишетелде. Тәбрис Яруллин татар телен үткән заман белән генә бәйләмәскә, аны киләчәк белән күзалларга киңәш итте. “Без, битараф булмаган кешеләр буларак, татар теленең дәүләт теле булуын истә тотарга, аның дәрәҗәсен төшермәскә, аны заманча тел итеп, дәрәҗәсен күтәрергә бурычлы! Туган телдә кибетләрдә сөйләшергә, белем алырга, Интернетта язышырга кирәк!” – диде. Бу фикер залдан алкышлар белән хупланды. Тәбрис Яруллин яшьләрдән кайсы татар җырчыларын тыңлаулары белән кызыксынды. Залдагылар Илназ Сафиуллин, Элвин Грей, Гүзәл Уразова кебек җырчыларны тыңлавын әйтте. “Бөтен актуаль процесслар, трендлар татарчалаштырылырга тиеш”, - дип, Тәбрис Яруллин яшьләр истә тотарга тиешле девизны атады. “Татарчаны актуальләштерәбез, актуальне татарчалаштырабыз”, - диде һәм яшьләрдән дә шушы сүзләрне кабатлауларын сорады. Шулай ук Тәбрис укучылардан Интернетта нинди татар проектларын күзәтеп барулары белән кызыксынды. Концертта бәйсез альтернатив татар музыкантлары чыгыш ясады. Алар арасында татарча хип-хоп укый торган “Еллоу сайт” төркеме һәм башкалар бар иде.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев