Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен югалтса, милләтен дә тулаем югалтачак" - Разил Вәлиев

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев мәчетләрдә Җомга вәгазьләрен татарча алып баруга карата үз фикерен белдерде. Бу хакта уйлары белән ул “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында ясаган чыгышында уртаклашты.

“Күптән түгел мөфтиебез җомга вәгазьләрен татарча уку турында карар кабул итте. Без моны милләтпәрвәрләр, депутатлар, әдәбият, сәнгать әһелләре дә хуплап каршы алдык. Билгеле, риза булмаган кешеләр дә булгандыр. Татарча белмәгән милләттәшләребез дә, имамнарыбыз да шактый күп. Аларның да фикерләрен ишетәбез. Әмма дә ләкин, әгәр дә без милләтебезне саклап калырга телибез икән, монда инде Урта Азиядән, Кавказдан килгән кешеләр дә бар дип кенә торырга ярамый. Без, беренче чиратта, милләтебезнең язмышы турында уйларга тиеш. Без беркемгә дә каршы килмибез – руслар русча, чуашлар чуашча сөйләшсен. Әмма дә ләкин татар телен югалтса, милләтен дә тулаем югалтачак. Моны бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә безгә дин, әдәбият, сәнгать әһелләренең бергә баруы бик тә кирәк”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев