Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәмис Латыйповның татар теле укытучылары хакында мәкаләсе дөнья күрде

Татар теле укытучыларының Дәүләт Советы рәисенә хатын укыгач та язасы килгән иде бу хакта. Вакыты ул түгел дип туктап калдым. Әмма татар телен яклар өчен оештырылган төркемнәрнең берсендә татар теле укытучылары рецептлар урнаштыра башлагач, түзеп кала алмадым. Урыс әйтмешли, держите меня четверо!
И-и, бигрәкләр дә борыныннан бер сантиметр еракка китеп карый алмый инде татар. Тамак ялына яши. Бөек максатлар куя алмаган халыкның дәүләтен дә, инде килеп телен дә югалта баруы һич кенә дә гаҗәп түгел. Бөек максатка ирешер өчен бөек максат кирәк. Шул бөек максатыңның яртысына ирешә алсаң, менә шул зур җиңү була. Ә без күреп торабыз - күпчелек өчен татар милләтенә бәйле бөек максат юк. Бу язманы укытучыларны гына гаепләү дип тә кабул итә күрмәгез. Без, татарлар, бөтенебез дә бер ише. Башка профессия вәкилләре арасында да бик сирәкләрдә генә бар ул бөек максат. Татар телен дә бик күпләр "эшебез бетә" дип куркудан гына яклый. Мәсәлән, язучылар, матбугат әһелләре дә "тел бетә" дип глобаль масштабта курыкмый, "тел бетсә, эшем бетә" дип өркә сыман тоела. Ул бөек максатсызларга альтернатив эш урыны һәм хезмәт хакы тәкъдим итсәң, бүген үк татар булуын онытырга әзер кебек тоела. Бөек максатсыз укытучылар, бакчадагы тәрбиячеләр, матбугат әһелләре, артистлар, җырчыларны татар теле өчен көрәшкә тартыр өчен нишләргә? Бөек максатлы идеология сеңдерә алмады бит инде дәүләт аларга. Димәк, татарны дәүләтле һәм телле халык итәргә теләүчеләр аларның таләпләрен исәпкә алып эшләргә тиеш. Татар телен яклап оештырылган ватсап төркемендәге татар теле укытучылары берсен берсе уздырып рецепт бүлешеп, "кызлааар, кабак пиругына писүкне күпме саласы" дигән фикер алышулар белән тутыргач та бер колхоз үгезенә бәйле вакыйга искә төшкән иде.

Тарихка борылып карап

Бу хәл моннан унбиш еллар тирәсе элек булды. Ул заманда авыл халкының башына бер зур бәла төшкән иде. "Инвесторлаштыру" дип атала иде ул. Мин бу хакта ул вакытта да күп яздым-сөйләдем, хәзер дә фикерем үзгәрмәде – татарның бүгенге хәлдә калуының сәбәпләренең берсе шул. Инвесторлар килү, хуҗалыкларны берләштерү халыкны эшсез калдырды һәм татарны авылдан куалап чыгарды. Авыл татар телле кадрлар биреп торган өлкә булудан туктады. Балалар булмау сәбәпле, мәктәпләр ябылды, мәктәп ябылу күп авылларны бөтенләй перспективасызга әйләндерде – эш тә юк, мәктәп тә юк, нигә анда яшәргә? Шәһәрдә яшәргә әзерлексез халык шәһәргә агыла башлады. Ә шәһәргә килгән әзерлексез авыл татары яшен тизлегендә руслаша. Күпчелек очракта шулай. "Рус телен белмәүдән үзебез күпме интектек, балалар рәхәтләнсен!" диләр дә, балаларыннан "мама-папа" дип әйттерә башлыйлар. Кызганыч, әмма "инвесторлаштыру" проблемасын җәмәгатьчелекнең зур өлеше, шул исәптән шәһәрдәге татар зыялылары - язучылар, галимнәр дә ниндидер бер сукыр битарафлык белән үткәреп җибәрде. Моның татар авылына зур зыян китерәчәге билгеле иде, югыйсә. Мин шушындый сукыр битарафлык күрсәтмәгән бер каһарман - "колхоз рәисе" турында язам.

Ни газизрәк - бу Ватанмы? Аһ, бушлай үгез газиз!

Бер райондагы колхоз рәисе район башлыгының хуҗалыкларны инвесторга куалап кертү турындагы карарына каршылык күрсәтте. Бу колхозны башта тулаем алмакчы булганнар. Хуҗалык рәисе бик каршы килгәч, иң уңдырышлы басуларын тартып алырга теләгәннәр. Басуларының бер өлешен тартып алып, хуҗалыкны көчсезләндерергә, аннары тулаем алырга телиләр икән. Район җитәкчелеге үзенең бу карарын дәлилли торган “документлар” да тапкан – имеш, алтмышынчымы-җитмешенчеме елларда хуҗалыклар арасында чикләр дөрес билгеләнмәгән икән. Шул документларга таянып, җир мөнәсәбәтләре юнәлешендә эшли торган район оешмалары басуларны инде инвестор кулына күчкән икенче бер колхозга бирмәкче була. Колхоз рәисе колхозчылар җыелышында җир алуга каршы тавыш бирергә дигән карарга килгән. Ягъни, ялкынлы чыгышлар белән сугарылган протокол – документ кирәк моңа. Җирне үзе генә түгел, бөтен халык яклавын күрсәтәсе килә. Ярдәмгә безне – телевидениене чакырды.
- Халык яклап чыгар микән соң сезне? – дип сорыйм. - Ничек якламасыннар, аларның җирләрен тартып алалар бит! Бөтен халык каршы чыгачак!” – диде рәис, канатланып. (Ул хуҗалык җитәкчесе хәзер инде бүтән эштә, исемен язып, үзенә, якыннарына зыян саласым килми, шуңа күрә кем икәнен дә, районын да әйтмим).
Ярар, хуш, батты кояш, атты таң, без киттек бу районга. Клуб тулы кеше. Район башлыгы “миңа каршы җыелыш җыйгансыз” дип әйтмәсеннәр өчен колхоз рәисе көн тәртибенә әһәмияте зур булмаган тагын бер сорау керткән. Бу хәл апрель азагы – май башында иде, озакламый шәхси хуҗалык көтүе чыга башлый. Көн тәртибендә шәхси хуҗалык көтүен чыгару турындагы сорау да бар. Имеш, җыелыш шуның өчен уздырыла. Колхоз рәисе ялкынлы нотык тотты. “Ул басу безнең ата-бабаларыбыз җире, җиребезне бирсәк, колхозыбыз да бетәр, бер капчык ашлык өчен дә район үзәгенә инвестор янына ялынып йөрергә кала, бирмик җиребезне!” - дип сөйләде. Сөйләп бетереп, су эчеп куйгач, залдан сорады:
- Тагын кемнәр чыгыш ясарга тели?
Безнең оператор камерасын залга төбәде, мин дә көтәм – меңләгән куллар күтәрелә, халык сәхнәгә омтыла - мин чыгыш ясыйм! Мин!! Мин!!! Юк инде, син сөйләдең теге юлы, мин әйтим!!! Бирмибез Ватаныбызны! Ата-бабаларыбызның җире! Безнең әбиләр соңгы атларын биреп кергән колхозга! Ул инвесторның безнең авылныкын тартып алырга ни хакы бар! Район башлыгының безнең авылда ни эше бар! - дигәннәрен көтәм. ...Әмма залда лышык-лышык борын тартканнан башка тавыш ишетелми иде. Колхоз рәисе үгетли башлады:
- Курыкмагыз бернидән дә, без бит үз җиребезне яклыйбыз! Моның өчен суд та юк, чурт та юк! Әйтегез!
Юк. Берни юк. Колхоз рәисе халыкны кыздырмакчы була: - Җиребезне тартып алырга телиләр! Без ул җирдән ел саен фәлән кадәр ашлык җыеп алабыз! Ул басулар - безнең иң уңдырышлы җирләр! Алар булмаса, кышын малларны ашатырга курмы булмас, әйтегез сүзегезне! Юк. Басуларда беркемнең дә эше юк иде. Аптыраган колхоз рәисе бер агайга бармак төртеп күрсәтте: - Миңнур бабай! Бу колхозны бит инде сезнең әтиләрегез атларын, җирләрен биреп оештырган! Әйт әле җирне бирмик, дип! Миңнур бабай, урыныннан торып:
- Әйе, җирне бирмик, анысы. Әмма бит әле шунысы бар... – дип сүзен башлады да тыкрыгында күршесе белән килеп чыккан ниндидер бер бик буталчык проблема чыкканы турында сөйли башлады. Күршесе ризасызлык белдерде. Ызгыш озакка китә башлагач, колхоз рәисе Миңнур бабайны туктатмакчы иде, бабай: “Дөреслекне әйттермисез!” – дип үпкәләп, урынына утырды.
“Тагын кемнәр сөйләргә тели?” Чыгыш ясаучы юк. Колхоз рәисе халыкны чыгыш ясарга өндәп, Верка Сердючкадан ким кыланмый иде – биеп кенә бирми инде. Күзләрен ачалак-йомалак китереп утырган адәмнәр генә дәшми. Гаҗиз булган колхоз рәисе президиумдагы алдынгы сыер савучыга сүз бирде. “Гөлсинә, син әйт”. Президиумда председатель кырында утырган сыер савучы басып әйтте: “Әйе, ул безнең ата-бабаларыбызның җире, бирмик”. Миңа оператор ымлый – залда йоклап утырган кешеләрне төшерергәме-юкмы, янәсе. Минем дә баш авырта башлады – мең бәла белән, редакторны үгетләп җәһәннәм тишегенә телевидение төркемен алып чыгып киттем... Бу командировка өчен редакциядә хисап та тотасы булачак әле. "Нәрсәгә булмаган конфликт өчен әллә кая чабып йөрисең", - диячәкләр... "Нигә алар дәшми?" - дип сорый оператор. "Куркалар", - дим. “Җирне үзебездә калдыру мәсьәләсе буенча тавышка куям”, - диде колхоз рәисе. “Нәрсә әйтте ул?” – дип сорады йокысыннан уянган бер агай күршесендә ак сарык йоныннан носки бәйләп утырган ападан. “Җир буенча инде, кул күтәрергә куша,” – диде апа. Агай шундук гырлап йокыга китте. Апа носкиен очлап килә иде. Теләр-теләмәс күтәрелгән кулларны без чүлдә су эзләп адашып йөргән Экзюпери кебек көтеп алдык. Төшердек кулларны. Аллага шөкер! Бу кадрларны Салих Сәйдәшевнең "Кызыл Армия маршы" көе астында тизләтеп бирсәк, була инде - каршы куллар бар дигән сүз. Их, рәхмәт авыл халкына! Булдырдыгыз, командировка юкка түгел, юкка түгелдер! Репортаж әзерләп була дигән сүз!

Көн тәртибендәге икенче сорау: Үгезне нишләтәбез?

- Көн тәртибендәге икенче сорауга күчәбез, - диде колхоз рәисе. Алдан искәрткәнемчә, рәвеш өчен генә көн тәртибенә икенче сорау – хуҗалык көтүен чыгару турындагы сорау да кертелгән иде.
Шунда! Кинәт! Триллер фильмда зомбилар уянган кебек, бар да дәррәү күзләрен ачып, сәхнәгә текәлде. Ноские очланып бетмәгән булса да, теге апаң да йомгакларын "Красный Восток" дип язылган ак пакетына тыгып куйды. Икенче сорауның асылы – хуҗалык көтүендәге үгез кандидатурасын, дөресрәге, үгезнең штатын һәм хезмәт хакын хәл итү икән. Хәзер инде бәяләрен төгәл хәтерләмим. Колхоз рәисе ике вариант тәкъдим итә. Хуҗалык көтүгә ферма үгезен чыгара һәм авыл халкы колхозга аренда хакын - әйтик, һәркемгә ай саен 20 сум (шартлы рәвештә язам, чөнки инде хәтерләмим) түли. Икенче вариант – авыл халкы акча җыешып үгезне бөтенләйгә сатып ала. Бу очракта, әйтик, 200 сум түлисе була, әмма үгез авыл халкының шәхси милке саналачак – кирәге беткәч, суеп сатарга, акчаны кире кайтарырга була. Моңарчы йоклап утырган халыкны җен алыштырдымыни – дистәләгән куллар югары чөелде. Барысының да сүзе бар булып чыкты. Берәүләре арендага булса әйбәтрәк ди, икенчесе бөтенләйгә алыйк, аннары иткә озатырбыз, ди. Өченчеләренә үгез бөтенләй кирәкми булып чыкты – аларының сыерлары инде буаз икән, нигә без кысыр сыерлылар өчен акча түләргә тиеш дип дулыйлар. Арендага алырга теләүчеләре дә, сатып алыйк дигәннәре дә бәяләр кыйбат, ди. Микрофонга үгез бәясенең күктән алынмаганын, “живой вес” белән исәпләнгәнен әйтеп кычкырган колхоз рәисенең тавышы да ишетелми. Мин "куркалар" дигән кешеләрне танырлык та түгел. Колхоз рәисеннән берсе дә курыкмый. Азактан боларга теге варианты да, монысы да ошамый булып чыкты. Боларга үгез дөм бушлай кирәк икән. Көтүдә йөрсен, әмма үгезне берсенең дә ашатасы да, карыйсы да килми. “Колхоз икән, безгә үгез дә бирергә тиеш!” – диде алар. Тавыш биргәндә гырлап йоклап утырган агайның да эчендәге шайтан уянган иде. Ул башта сүз сорады, аннары урынныннан басып кычкырды, ахырда сәхнәгә чыгып басып, микрофон таләп итте, микрофон бирелмәгәч, колхоз рәисенең микрофонга кычкырганын да басып акырып, тавыш бирү оештырды:
- Кемнәр колхоз безгә бушлай үгез биреп, ул үгез көтү кергәнче хуҗалык көтүенә йөрергә тиеш дип саный, кул күтәрсен! Халык, аягүрә басып, куанычыннан чиный-чиный тавыш бирде. Минем операторны да танырлык түгел иде инде. Тирләгән җитү чәчләре маңгаена ябышкан, күзләре ялт-йолт килә, тәненең селкенмәгән күзәнәге юк, иреннәрен чәйни-чәйни ятып та, басып та “Колхоз рәисен җиңдек!” дип куанышып акырышкан кешеләрне төшерә.
Менә шунда тамашачыларны алдаганымны әйтим инде, бәлки, бу гөнаһым кичерелер. Үземчә, халык өчен тырышып алдаштым бит. “Халык җир сорый” дип күрсәткән репортажга йоклап утырган кешеләрне куймадым. Дөнья күчереп бушлай үгез сораган кадрларны элдем. Репортажны караган кеше уйлагандыр: халык кулларын түбәгә кадәр җитәрлек итеп күтәреп басуны авылга калдыруны сорый, ә юньсез район башлыгы шул халыкка каршы! Кара син аны!

"Халык каршы түгел!"

Материал чыккач, район башлыгы “разборкага” редакциягә килде. Аның миңа төп дәгъвасы шул булды:
- Халык бит басуны алуга каршы түгел! Аларга барыбер! Анда колхоз рәисе генә халыкны болгатып йөри! Кызганыч, болар хак сүзләр иде.
Алай да телевидениегә чыгуның, колхоз рәисе каршы булуның нәтиҗәсе булды – авыл басуын саклап калды. Берничә елга. Бөтен район инвесторга кереп беткән диярлек вакытта аерым хуҗалык булып берничә ел эшләделәр. Әмма районга килгән яңа башлык авылга башка яктан сукты – колхоз рәисенә башка эш тәкъдим итте, тегесе шунда китеп барды. Яклаучысыз калган авылның бер басуы гына түгел, тулаем колхозы инвесторга кереп китте. Икенче көнне үк ул авыл да инвесторга кергән күп авыллар фаҗигасен кабатлады – бөтен милкен: техникасын, ашлыгын, мал-туарын төяп киттеләр. Мөгаен, теге үгез дә инвесторга китеп баргандыр. Авыл эшсез калды, берничә алдынгы сыер савучы гына фәләнчә километр йөреп эшли торган урынга урнаша алды... (Сүз уңаеннан - ул төбәктә шул ук инвесторга кермәгән авыллар бар – аларында эш тә бар, мәктәп тулы балалар да... Андагы хуҗалык рәисенә дә бүтән эш тәкъдим иткәннәр иде, әмма ул үз авылын ташлап китмәде.)

Татар теле укытучылары, кайда сез?

Татар теленә кагылышлы бәхәс чыгып, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда төркемнәр ачыла башлагач, шушы тарих исемә төште. Татар теленә кагылышлы бәхәс бара, мөрәҗәгатьләрне укыйсың – күз алдында үгез сорап тавыш чыгарган авыл кешеләре... Татар теле укытучыларының Дәүләт Советы рәисенә язган хатын укыгач, утырып елыйсылар килде. Никадәр мескенлек! Табып карагыз шул хатта: “Татар телебезгә куркыныч яный, милләтебез бетә!” дигән сүзне. Юк. “Без кредитлар алдык, эшсез калабыз, хезмәт хакы кими”. Һичьюгы беренче һәм бөек максат итеп татар телен саклауны күрсәтеп, аннары эшсезлекне әйтсәләр, бу кадәр гарьлек булмас иде. Юк. Кредитлар. Ипотека. Юк, сез һич кенә дә мондый проблемаларны кеше күрсәтмәскә тиеш дип әйтә икән димәгез. Билгеле, һәркемне шәхси проблемасы күбрәк кызыксындыра, ул шулай булырга тиеш тә. Мин башка әйбер турында әйтергә телим. Бик күп татар теле укытучыларының татар телен – милләтне яклау проблемасыннан читтә булуын әйтәм мин. Ул бу хатта бик ачык чагылган иде. “Татар телен саклыйк!” димиләр, “Эшсез калабыз!” диләр. Бер көнлек проблема хәл итсә, зәңгәрләнеп янсын калган барысы да! Бер көнлек проблема хәл ителсен. Татар теле бетсә, ул бүген бирелгән вакытлы күчтәнәчнең юкка чыгачагын күз алдына да китермиләр. 2800 кешедән торган татар теле укытучылары милләтне яклау буенча үзләре зур бер көч булырга тиеш иде. Кайда күргәнебез бар аларның ялкынлы чыгышларын? Кайда булды алар моңарчы? Проблема бит бүген генә тумаган иде. Методика белән проблема бар икәне дә, рус теллеләрнең татар телен укыйсы килмәве дә бүген барлыкка килмәгән. Әмма моңарчы бар да шома баргач, аларның сүзләре дә ишетелмәде. Минем татар телен яклаган һәм милләт өчен көрәшнең алгы фронтында булган укытучыларны кимсетәсем килми. Аларга бик-бик зур рәхмәт. Әмма алар бит бармак белән генә санарлык! Бармак белән генә санарлык укытучыларны исәпкә алмаганда, 2800 кешенең тавышы ишетелмәде бит. Август конференциясендә сүз алып: "Методика авыр, китаплар аңлаешсыз, рус телле балалар интегә, проблема чыгуы бар", - дип әйтүче булмады. Татар теле укытучылары белә иде бит ул проблеманы. Хәзер дә беләләр. Әмма өйләрендә утыруны хуп күрәләр - кемдер аларга татар телен саклап, дәресләрне кайтарып бирергә тиеш. "Куркабыз, директорлар эштән куа" дип әйтәләр. Татар телен яклап йөрүчеләр бар бит, аларны кумыйлар. Меңләгән кешене куып булмый. Меңләгән кеше каршы чыкса, директор үзе куркачак ул. Аннан соң килеп, куркып утырып эшсез калдылар бит инде, тагын да нәрсәдән куркырга? Инде аларга “берегез дә эшсез калмый” дигәннәр иде, милләт кайгысы дөм онытылды. Милләт тә, татар теле дә кирәкми диярсең. Татар телен яклау максатыннан оештырылган төркемгә рецепт урнаштыралар. “Шәп, кызлар! Моның борычын 2 кг саласымы? Монда дүрт килограмм дөге саласымы, өчме? Дөге Краснодарныкымы? Юк, кытайныкы кирәк!”

Кешенең бөек максаты бармы-юкмы икәнен ничек белеп була? Аккаунтын карагыз!

Өметсезлеккә бирелү дә түгел бу, фактны констатацияләр генә. Мин инде шундый закончалыкны ачыкладым. Профессиясе аш пешерүче яки тегүче булмаган кешеләрнең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары теккән-бәйләгән наски-бияләйләрдән яки рецептлардан гына тора икән, андыйларны ниндидер бөек максатларга өндәп булмый торгандыр. Аларны татар телен яклап оештырган митингка мәҗбүри куып китереп куеп тыңлатсаң да, файдасыздыр. Ә андыйлар – күпчелек. Менә шундый инде ул безнең халык. Моны аңлап, өметсезлеккә бирешергә дә, кул селтәп милләтеңнән ваз чигеп, нәм-нәм кабиләсенә китәм дип гариза бирергә дә кирәкмидер. Милләтнең киләчәге турындагы бөек максатларның күпчелек татар өчен ят икәнен аңларга гына кирәк. Шушы халык белән нәрсәгәдер ирешергә теләгән кеше халыкка күпчелек өчен файдасыз һәм мифик булып тоелган колхоз басуын түгел, тотып карап булган үгезне максат итеп куярга тиеш. Басуны югалтса үгезе дә китәчәген күпчелек аңлый алмый. Ә үз үгезе өчен безнең халык соңгы тамчы кангача көрәшергә әзер. Әгәр теге колхоз рәисе дә “Инвестор басуны ала, җирсез каласыз” дигән ниндидер бөек максат түгел, “Инвестор сезне үгезсез калдыра” дисә, халыкның реакциясе бөтенләй башка булыр иде. Шундук "басуны бирмибез" дип күтәрелер иде алар. Татар телен яклап йөрүчеләргә бишәр килограмм бәрәңге яки ике килограмм писүк бирә башларгамы соң инде әллә? Кеше күбрәк җыелыр иде. Бәлки әле кабак пиругы пешерергә теләгән татар теле укытучылары да чыгар иде. Писүген күбрәк салсаң, кабак ләвеше бик тәмле була бит ул. Ачуланмагыз да, үрсәләнмәгез дә. Роберт абый Миңнуллинның шүрәле турындагы шигырен татар халкын күз алдында тотып язган дип уйлагыз. Шул гына: “...шундый булып туган ул. Тугач, нишләсен инде? Шулай яшәсен инде”.

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев