Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен укытуның яңа концепциясе эшләнде" - Рәдиф Җамалетдинов

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” V Халыкара фәнни-гамәли форум башланды.

Форумның максаты – җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең иҗтимагый әһәмиятен үстерү, киләчәк буыннарда үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыкларның телләренә, мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләү.

Форум эше “Мәдәниятара бәйләнешләр контекстында сәнгать һәм аны укыту” темасына багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләшү белән башланды.

"Безнең бу форум кысаларында 6 конференция һәм бер олимпиада уздырыла. Башка елларны без өлкән галимнәр арасында гына конференция оештырсак, быел без яшь тюркологлар өчен дә бер конференция үткәрергә тәкъдим иттек", - диде Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов.

Бүген V Форум кысаларында берничә фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде: “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Мәдәниятара бәйләнешләр контекстында сәнгать һәм аны укыту” дип аталган V Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Чит тел буларак Россия һәм якын чит илләрнең телләре: укыту һәм өйрәнү” дип аталган IV Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Мәдәниятнең рухи факторы буларак хәзерге шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау” дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли конференция.

Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов Донда, Белгород, Түбән Новгород, Ставрополь, Уфа, Йошкар-Ола, Чебоксар, Саранск, Симферополь, Мордовия, Якутск, Горно-Алтайск һ.б. Россия шәһәрләреннән, шулай ук Японии, Германия, АКШ, Куба, Чехия, Финляндия, Кытай, Вьетнам, Төркия, Иран, Латвия, Казахстан, Азербәйҗан, Әрмәнстан, Украина, Үзбәкстан, Төркмәнстанннан 400 дән артык галим, педагогик хезмәткәр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, федераль, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары аспирантлары, магистрантлар һәм студентлар катнаша.

Шулай ук форум кысаларында күптән түгел кабул ителгән татар һәм әдәбиятын укытуның яңа концепциясенә карата сөйләшү булачак. "Бер яктан караганда, безнең мәктәпләрдә сәгатьләребез, дәреслекләребез, укытучыларыбыз бар, әмма проблемалар да юк түгел. Шуңа карап, татар телен укытуның яңа концепциясе эшләнде. Әлегә кадәр татар телен без өч төркемгә бүлеп укыта идек: татар мәктәпләрендәге татар балаларына татар теле һәм әдәбияты, рус мәктәбендәге татар балаларына татар теле һәм башка мәктәпләрдә рус телле балаларга татар телен укыту. Киләчәктә яңа концепция авторлары, без, укытуны ике юнәлештә алып барырга тәкъдим итәбез. Беренчесе татар телен ана теле буларак өйрәнүчеләр, ягъни татарлар өчен татар теле. Икенчесе татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү, ягъни милләт белән бәйләп түгел, ә татар телен дәүләт теле буларак оештырырга телибез. Бу Европа системасына чыгуны күздә тотып шулай эшләнә", - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Кичке программада сәгать 14.00 КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасының “Манзара” күргәзмә залында “Милли бизәкләр” декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм “Кызыл сызык” дизайн-проектлар күргәзмәсе ачылышы каралган.

Белешмә өчен: Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча (239 нчы номерлы килешү, 25.10.2016) уздырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев