Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен укытуда инновацион яңа технологияләр кертергә телибез" - Илдар Мөхәммәтов

Укытучы кулына нинди генә дәреслек бирелмәсен, нинди генә кызыклы технологияләр кертелмәсен, әгәр укытучы шул технологияләрне үзе тирәннән өйрәнмәсә, эшли алмаячак. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Ана теле” онлайн-проектының 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Журналистларның берсенең “татар телен укыту сыйфаты түбәндер, бәлки” дигән сүзенә җавап итеп ул: “Бездә белем бирү сыйфаты түбән түгел. Бездә төрле юнәлешләр бар. Каядыр татар теле туган тел буларак укытыла, башка бер җирдә рус мәктәпләрендә татар балалары өчен ул предмет буларак өйрәтелә. Әлбәттә, билгеле бер методик сораулар бар, алар камилләштерелә, бу өлкәдә тәҗрибә туплана”, - диде. Илдар Мөхәммәтов укыту процессындагы җитешсезлекләрне инкарь итми. “Билгеле бер проблемалар бар, килешәм, әмма “каравыл” кычкырып, бу сорауны шулай кую дөрес түгел дип саныйм. Әйе, бәлки, каядыр бик үк адекват булмаган технологияләрне кулланабыздыр. Былтыр июньдә татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча Арчада махсус коллегия утырышын да уздырган идек. Аннары “юл картасы”н эшләдек. Укытучылар телне чит теле буларак өйрәтергә тиеш”, - дип белдерде ул. Министр урынбасары, шулай ук, башлангыч мәктәптә, өлкән сыйныфлар белән чагыштырганда, бөтенләй башка технологияләр кулланылырга тиешлеге дә күздә тотылырга тиешлеген искәртте. “Заманында кадрлар әзерләү, квалификация күтәрү, билгеле бер уку-методик комплектлар әзерләү буенча кимчелекләр булды. Болар яңадан каралып, үзгәртелә, төзәтелә, яңартыла. Әмма бу тиз процесс түгел. Моңа карамастан, Казанда, башка зур шәһәрләрдә татар теле укытучыларының методик сертификациясе проектларын гамәлгә ашырабыз, тьюторлар әзерлибез. Нинди генә дәреслек бирелмәсен кулларына, нинди генә кызыклы технологияләр кертелмәсен, әгәр укытучы үзе тирәннән керешмәсә, эшли алмаячак”, - дип ассызыклады ул. Илдар Мөхәммәтов укытуда проблемалар татар теле буенча гына түгел, теләсә нинди предметта булырга мөмкинлеген шәрехли. “Бездә инглиз телен 10 ел буе укучылар бар. Аннары мәктәптән соң предметны белмәүчеләр, инглизчә сөйләшмәгән балалар бар. Омтылышлы балалар бар, бар белемгә омтылышсызлары. Шуңа күрә, без мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, татар телен укытуда инновацион яңа технологияләр кертергә телибез дә инде. Укытучылар белән эшләргә кирәк, чөнки ул укучы белән элемтәдә тора. Әгәр укытучы технологияләрне белмәсә, нәтиҗәсе булмаячак. Чыннан да, кайбер мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты түбән, монда кеше факторы бар, укытучы балаларга кызыклы технологияләрне белми дигән сүз. Бу нисбәттән, яңа проектлар адым арты адым бу вазгыятьне үзгәртергә ярдәм итәчәк”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев