Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен укыту методикасын һәм күләмен, рус телле халык белән эшләү формасын 2018 ел дәвамында табарга кирәк" - Фәрит Мөхәммәтшин

Бу хакта “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, хәрәкәтнең югары советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Беренче сыйныфтан, хәтта балалар бакчасыннан татар теле рус телле кешеләр өчен аңлаешлы формада укытылуын телибез, дип билгеләп үтте республика парламенты җитәкчесе. “Татарстан Президентының Фәннәр академиясенә һәм яңа мәгариф һәм фән министрына татар телен көнкүрештә, сөйләм телендә кулланыла торган итәргә кирәк дигән йөкләмәсе бар”, - диде ул. ТР Конституциясендә татар теле, рус теле кебек Татарстанның дәүләт теле дип язылгган, дип искәртте Мөхәммәтшин. “Алар көндәлектә, аралашуда, белем алганда тигез хокуклы кулланылырга тиеш. Бу өлкәдә безнең тарафтан күп эш башкарылды, әмма хаталарсыз түгел. Дөресен әйткәндә, без рус телле кешеләргә дә татар теллеләргә кебек укыттык, тулы күләмдә. Бу кирәк идеме? Тулы күләмдә синтаксис, фонетика һәм грамматика татар телле кешегә кебек үк, - диде ул. - Татарстанда яшәүче кайбер руслар татарча сөйләм телен белү файда китерүен белә. Алар көндәшлеккә сәләтлерәк була бара”. Федераль дәүләт мәгариф стандарты ТР Конституциясе кабул ителгәч барлыкка килде, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. “Россия Конституциясендә субъектлар үз дәүләт телләрен игълан итәргә хокуклы дип язылуын исәпкә алып, бу мәсьәләләр ахырга кадәр көйләнмәде”, - дип аңлатма бирде ул. Аның сүзләренчә, хәзер татар теле укытучыларын яңадан укыту һәм яңадан квалификацияләү үткәрелә. “Республика Президенты бер генә татар теле укытучысы да эштән азат ителмәячәк дип белдерде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без, һичшиксез, эш формасын табачакбыз, Татарстанда ике дәүләт теле буенча Конституция нормасын чынга ашыруны дәвам итәчәкбез”.
Надежда Гордеева, Татар информ
фото: gossov.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев