Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен укый башлагач, миңа икенче дөнья ачылды" - Эмиля Романова

Кешегә аның ана телендә мөрәҗәгать итү сиңа карашын үзгәртә. Казан федераль университетында оештырылган татар теле курсларына йөрүче Эмиля Романова шундый фикердә. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында биргән интервьюсында белдерде. "Мин кешеләр белән эшлим. Кибеттә консультант. Кешегә үз ана телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа бөтенләй башка караш була. Татар телен укый башлагач, миңа икенче дөнья ачылды", - ди ул. "Татар теле безнең республикабызда дәүләт теле һәм һәр кешегә аны белү кирәк", - дигән фикердә шундый ук курсларда белемен арттыручы Дмитрий Лукин. Азат Җәләлиев исә: "Балаларым үсә. Аларга безнең телне өйрәтергә кирәк. Ә моны әти-әни эшли", - дип саный.  
Татар информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев