Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен, татар җырларын ишетергә зар булып яшәдек" - Свердловск өлкәсеннән Фавия Сафиуллина

2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның - 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130дан артык журналист катнашачак. Делегатларның берсе — Фавия Сафиуллина. Ул Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллеге консультанты, милли медиа-холдинг директоры, “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире. “Һәр елны съезд үзенең колачлылыгы белән шаккаттыра. Мин үзем, 1980 еллар башында чит төбәккә килеп эләккән бала буларак, Бөтендөнья татар конгрессы оешу үз заманында зур вакыйга булды. Без татар телен, татар җырларын ишетергә зар булып яшәдек. Конгресс оешканнан соң, татар тормышы җанланып китте һәм без хәзер, күкрәк киереп, “Мин татар!”, - дип йөри алабыз”, - ди Фавия Сафиуллина. Аның фикеренчә, соңгы елларда татарларга карата мөнәсәбәт бик нык үзгәрде һәм монда Татарстанның, конгрессның өлеше бик зур. “Милли хәрәкәт күп еллар дәвамында энтузиастлар кулында иде. Хәзер исә конгресс эшчәнлеге, Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән хакимият органнарының татарларга карата карашы үзгәрде, - ди съездга киләчәк делегат. - Соңгы вакытларда без бик күп чараларны хөкүмәт чаралары белән бергәләшеп уздырабыз. Бу бәлки вәзгыятьнең үзгәрүенә дә бәйледер. Безнең берничә чарабыз Хакимият органнары планына да кертелгән. Быел безнең Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 1 июль көнне Татарстан авылларында Сабан туе булуга да карамастан, Президент, вакыт табып, безгә килде һәм бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде. Ни генә дисәк тә, без, Татарстан Республикасына карап, өметләнеп яшибез. Шуңа күрә съездга килү - татар дөньясында үзенә күрә бик зур вакыйга. Алга таба да безнең хезмәттәшлек дәвам итсен иде”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев