Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

"Татар ата-аналары" иҗтимагый берләшмәсе координаторы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул It-паркта үткән татар ата-аналары конференциясендә сөйләде. “Дәрдмәнд фонды – безнең рәсми оешмабыз. Аның таләпләре - татар телен саклау һəм үстерү, перспектив татар проектларына ярдәм күрсәтү. Əлеге фонд тиздəн эшли башлар дип көтелә”, - диде ул. “Бурычыбыз – балаларыбызны яңа шартларда татар телле шәхесләр итеп тәрбияләү. Балалар, ата-аналар белән эшләргә кирәк диючеләр күп булды, əмма мондый юнәлештә эшләүче берләшмәләр бик аз”, - диде чыгышында Ксения Зарипова. Дәрдмәнд фонды шуларның берсе булачак дип көтелә. Дәрдмәнд (чын исеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) — ХХ гасыр башының татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев