Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен мин үземнең ана телем дип саныйм" - Канада егете Николай Заруев

«Ана теле» онлайн мәктәбе барлыкка килгәннән бирле, анда 50 меңләп кеше белем алырга өлгергән. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә бу үзенчәлекле мәктәп күпләргә таныш.

Илдар Мостафин, Казахстан: – Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә 340 мең кеше яши. Шуларның якынча 10 меңе – татарлар. Бу якларга 1823-1880 елларда әти-әниемнең ата-бабалары күченеп килгән булган. Балачактан ук татар телен ишетеп үстем. Әбием һәм бабам белән татарча аралаштым. Мәктәптә казах һәм рус телләрен өйрәндем. Музыка мәктәбен тәмамладым. Хәзер буш вакытларымда баянда татар халык җырларын уйнарга өйрәнәм. Балачакта «Иртыш моңнары» дип аталган татар халык җыр һәм бию ансамбленә йөрдем. Семипалатинскида университет тәмамлап, инженер белгечлеген алдым. Һәрвакыт татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә теләдем. Интернетта «Ана теле» онлайн мәктәбе турында ишетүгә, теркәлдем. Монда барлык сорауларыма җавап таптым. Укытучылар дәресләрне югары дәрәҗәдә, аңлаешлы итеп, кызык­лы үткәрә. Җанлы аралашу дәресләрендә үзара төрле темаларга сөйләшәбез. Проект ярдәмендә үземә күп дуслар таптым. Сөйләм телемне тагын да баеттым. Виталий Кәлимулла, Екатеринбург: – Мин «Ана теле» онлайн мәктәбенең дүрт баскычын уздым. Катнаш гаиләдә туганмын: әтием – татар, әнием – рус. Белгечлегем буенча инженер-төзүче. Моннан өч ел элек йорт сала башладым, шул вакытта татар телен өйрәнергә керештем. Кыс­касы, сөйләм телем йорт белән бергә үсә. Хатынымның әбисе – мари. Шунысы кызык: ул татарча да яхшы сөйләшә. Улларыбызга Игорь, Әмир дип исем куштык. Татар теле белән кызыксына башлагач, улларым белән дә татар телендә генә сөйләшәм. Үзем – мөселман, кечкенәдән татар телен өйрәнергә теләдем. Әтиемне дә, татарча өйрәт, дип аптыратып бетерә идем. Үзлегемнән дәфтәргә татар телендә сүзләр язып утырганым исемдә. Кызганыч, әти дә татар теленең грамматикасын белми – мине татарчага ныклап өйрәтә алмады. Хәзер, шөкер, телне өйрәнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Төрле дәреслекләр, үзөйрәткечләр, «Ана теле» электрон мәктәбе бар. Равил Сабировның татар теленә үзөйрәткече бик ошый, анда татар теленең бөтен кагыйдәләре кыскача аңлатып бирелгән. Алар бик гади, математика фәне кебек төгәл. Екатеринбургта «Туган тел» коммуникатив клубы бар. Анда татар яшьләре җыела, телне өйрәнә, татарча аралаша. «Ана теле» электрон мәктәбендә укыганчы, телне бөтенләй белми идем, хәзер менә аралашам, татарча язам. Шушы мәктәп өчен Татарстан хөкүмәтенә гел рәхмәтләр укып йөрим. Балалар өчен татарча мультфильмнар тагын да күбрәк булсын иде дип телим. Николай Заруев, Канада: – Белгечлегем буенча икътисадчы, тумышым белән Иркутск шәһәреннән. Хәзер Канадада яшим. Әнием – Магнитогорск татары. Әтием – рус. Күптән түгел генә фамилиямнең килеп чыгу тарихы татарларга барып тоташканын ачыкладым. Заруев фамилиясе Орлов губернасының Әзәр авылына бәйле икән. Әзәр – фарсы-татар исеме, «ут» дигәнне белдерә. Заруев та шул Әзәрдән алынган булып чыкты. Кыскасы, бездә татар каны ага. Иркутскида яшәгәндә, еш кына, татарлар очрашуы уздыра идем, акча җыеп, Сабан туе бәйрәмнәре үткәргән чаклар да булды. Мине, еш кына, Наил дип тә йөртәләр. Татар телен белү – төрек мәдәниятенә ачкыч ул. Татар телен мин үземнең ана телем дип саныйм. «Ана теле» онлайн мәктәбендә әле укый гына башладым. Татар телен өйрәнүдә мин моннан да файдалырак, нәтиҗәлерәк алымны белмим. Җитмәсә, уку бушлай. Татар теле җиңел түгел, грамматикасы аеруча катлаулы. «Урманнарда йөрдем бер ялгызым, баласын җуйган болан эзеннән», дигән җөмләне беркайчан да үзем аңлап яза алмас идем, мөгаен. Ләкин тырышачакмын. Татар сүзләрен «обожаю». Бу сүзнең дә татарчасын белмим әлегә. Һәр сүзнең килеп чыгу тарихын, этимологиясен өйрәнү минем өчен кызыклы. Соңгы арада татар теле белән бәйле вазгыять кәефне бераз төшерсә дә, өметне югалтасым килми. Һәр татарга да, телең булганда гына син ирекле, дип дәшәсем килә.


Шәһри Казан
Фото: r16.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев