Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телен Испаниядә дә өйрәтәләр

Татар телен Испаниядә дә өйрәтеп була икән, укытучысы гына булсын. Безнең Әлки районыннан яшь укытучы Рәмзия Сингатуллина волонтер буларак ике айга Европа балаларына татар теле өйрәтергә китте. “Бельгия татарлары” җәмгыяте инде икенче ел Испаниядә балалар өчен татар лагере оештыра. Без быел профессиональ укытучы белән эшләвебезгә бик шат, чөнки Чуаш Кичүе урта мәктәбеннән килгән Рәмзия Сингатуллина бу шартларда эшли алучы яшь энтузиаст укытучы. Ул милли мөхиттә үскән кыз, татарча әдәби телдә сөйләшә. “Бельгия татарлары” җәмгыяте оештырган лагерьга Германиядән, Бельгиядән, Голландиядән, Испаниядән, хәтта Татарстанның үзеннән дә татар балалары җыела. Монда балалар, татар телен өйрәнү белән беррәттән, милли ризыклар, киемнәр, кул эшләре белән дә танышалар. Рәмзия Сәлим кызы бу эшкә кыштан бирле әзерлек алып барган. Яшь укытучы үзенең авыл һәм шәһәр лагерьларында эшләп туплаган тәҗрибәсен монда да бик теләп куллана. Аерма шунда: Европа балалары зур яшьтә булсалар да, татар телен белү дәрәҗәләре югары түгел. Күбесе катнаш гаилә балалары. Аларга чын татар авылындагы гаиләләр таныш түгел. Ә милли гореф-гадәтләрне үзенә туплаган кеше әлеге балаларга чын мәгънәсендә үрнәк булып тора. Яшь педагог дәресләргә күнегүләрне Рузалия Нигъмәтуллина, Талия Шакирова кебек белгечләр китапларына нигезләнеп, балалар өчен яраклаштырып төзи. Ни өчен Бельгия татарлары җәмгыяте бу лагерьны нәкъ менә Испаниядә оештыра соң? Җәйге каникул вакытында ата-аналарның балаларын ял иттерәсе, күбрәк җәй күрсәтәсе, диңгез һавасын сулатасылары килә. Шунлыктан иң кулай урын дип Испаниянең Урта диңгез буенда урнашкан Аликанте шәһәре сайланды. Быел бирегә Татарстаннан да балалар килү оештыручылар өчен бик зур куаныч, чөнки алар татар теленә мәхәббәт уятуга этәргеч булып тора. Билгеле, балалар уйнаганда, аралашканда телне яхшырак үзләштерә. Лагерьның тагын бер үзенчәлеге – аның сменаларга бүленмәве, ял итү вакытының чикләнмәве. Ата-аналар өчен бу бик кулай. Алар үз вакытларына яраклашып, балаларын теләгән кадәр вакытка ялга җибәрә алалар. Балалар татар телен, ана телебезне яшьли өйрәнсеннәр өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы зур ярдәм күрсәтә һәм бу проектны хуплый.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев