Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телен "факультатив статус"та укытырга кирәк?!

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуына бәйле рәвештә, рус телле ата-аналарга мөрәҗәгать кабул итте. Бу өндәмә иҗтимагый оешманың рәсми аккаунтларында басылып чыкты. “Уку елы башлану белән, Казан һәм Чаллыда яшәүче ата-аналар арасында рус телле балаларга татар телен укытуга каршы өндәмәләр активлашты. Күп кенә нигезләүләр, аерым алганда, Татарстан шәһәрләрендә татар теленең  аз кулланылуы, укучыларның бу предметтан белем алырга омтылып тормавы, дәресләрнең күплеге, укучыларның әдәби рус телен начар белүе һәм катлаулы бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшыру һ.б. турындагы фактлар белән килешмәү авыр. Бу проблемаларның һәрберсе аерым карауны һәм конструктив хәл итүне сорый. Әмма бу очракта ата-аналар “дошманны” дөрес билгеләмиләр. Тел “дошман” була алмый. Үз-үзегезгә сорау биреп карагыз – сез гомумән хәзерге белем системасы белән ризамы?” – дигән сорау куя форум һәм, сайлау мөмкинлеге бирелсә, математика, физика, рус теленнән дә баш тартучылар табылачак, дигән фикене җиткерә. Форум мөрәҗәгатендә татар телен “факультатив статус”та укытуга өндәмәләр киләчәктә мәгариф процессыннан читкә киткән куркыныч конфликтлы вәзгыять тудыруы ихтимал, диелә. “Бу өндәмәләрдә Татарстан халыкларын кара-каршы кую риторикасы булуы борчу тудыра. Боларның татар җәмәгатьчелегендә үпкә тудырмавы мөмкин түгел. Татарстанда татар телен өйрәнергә теләмәү турындагы өндәмәләр янәшәдәге зур халыкны күрмәмешкә салышырга теләү итеп кабул ителә. Бу өндәмәләр кысасында милләтара тынычлыкка куркыныч тудыра торган сәяси антиконституцион белдерүләр ясала. Респубикаларны, алардагы дәүләт телләрен танымау – ул Россия Федерациясенең конституцион нигезләрен танымау дигән сүз һәм мондый өндәмәләр экстремистик рухта. Бер телнең икенчесеннән өстен булуы турында ачыктан-ачык белдерү - Конституция тарафыннан тыелган мәдәни һәм тел өстенлеген пропагандалау. Татар телен укыту проблемасын сәясиләштерү рус телле гражданнарның милли яктан кысыла дигән тойгыларны күп еллар буе кузгатырга теләүче иҗтимагый вәкилләр тарафыннан эшләнә”. Форум "закон ягыннан кайсысы өстен, дип күп бәхәсләр алып барырга була, әмма янәшә яшәүче халыкларның мөнәсәбәтләрендә иң кирәклесе - бер-береңне хөрмәт итү", дип белдерә. “Иң куркынычы – каршы тору балалар арасына күчерелә. Мәктәпләргә, татарча укыган классларга һәм татар теле кирәкми дип санаучыларга аеру ул Татарстандагы бердәм җәмгыять һәм халыклар дуслыгыннан читкә адым дигән сүз”. Глобаль дөнья кысаларында тел билгеле бер территориянеке булганда гына саклана ала, диелә форум белдерүендә. “Хәзерге вакытта Татарстанда гармонияле тел моделе эшли – ике бертигез хокуклы дәүләт теле һәм аңа өстәп, Идел буендагы башка халыкларының телләре үсешенә ярдәм итү. Шул сәбәпле, ике телне дә этник татарлар гына өйрәнергә тиеш дигән фикерләр татар теленең яшәве һәм үсеше перспективасыннан мәхрүм итүгә тиң. Республика совет чорында бу әйберне үз җилкәсендә татыды: иҗтимагый урыннарда татар телендә сөйләшкәннәргә кисәтү ясау, гомуми белем системасы аркылы онытылуга дучар итү, яшьләрнең этник йөзен югалту һ.б. Мондый вәзгыятьнең демократик, күпмилләтле илдә кабатлануын булдыру ярамый”. Форум ата-аналарның игътибарын соңгы елларда булган уңай үзгәрешләргә – татар телен укытуны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән “Сәлам” методик комплексына, В. Мещерякова системасы буенча эшләнгән методикалар булуына юнәлтә. Бу методикаларны сынап карауда ата-аналарга да катнашырга чакыра. “Без ышанабыз – җәмәгатьчелек фикерләрен хакимиятнең профильле ведомстволарына, мәгариф методикаларын эшләүчеләргә җиткереп, проблемаларны бергә хәл иткәндә, позитив үзгәрешләр яңа импульс алачак. Хөрмәтле ата-аналар! Татарстандагы ике дәүләт телен бөтен мәктәпләрдә дә тигез күләмдә укыту Татарстандагы ике халык арасындагы килешү, тынычлыкның төп позициясе булып тора. Сезне мәктәпләрдә әлегә кадәр булган тел балансын бозуга китергән провокацияләргә бармаска, сөйләшүләргә, татар һәм рус телләрен укытуны яхшырту бурычларын бергәләп чишәргә чакырабыз”, - диелә мөрәҗәгатьтә. Мөрәҗәгать рус телле ата-аналарга юнәлгән, шул сәбәпле ул рус телендә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, мөрәҗәгатькә бәйле рәвештә бәхәсләр бара һәм каршы як та – ягъни рус телле ата-аналар ниндидер диалог тууга уңай карашларын белдергән. “Безнең максатыбыз шундый – кешеләр татар телен укытудан кискен баш тартмасын. Сөйләшергә кирәк һәм чишү юлларын табарга кирәк, кискен рәвештә булган баш тартулар ул дөрес юл түгел. Бу мөрәҗәгать - аңлату-агарту эше”, - дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов бу документны кабул итү сәбәбен. Искәртеп үтик, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәктәпләрдә татар телен укытуга бәйле рәвештә мөрәҗәгать белән чыкты.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев