Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар телен белү нигә кирәк? 4 сәбәп (Илдар Гыйльметдинов)

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасына Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балаларга татарча белүнең өстенлекләре турында сөйләде. Беренчедән, Казан югары уку йортларына укырга керсәгез, сезнең тирә-ягыгызда татарлар булачак. Икенчедән, бездә бик күп татарча фестивальләр оештырыла, алар татар телендә алып барыла. Тел белмәсәгез, сезгә анда бик авыр булачак. Өченчедән, сез татар егете, татар кызы белән танышсагыз – үзегез татар була торып та, тел белмәсәгез, күңелле булмас. Алга таба гаилә корасыгыз була – бу хакта да уйланыгыз. Дүртенче сәбәпкә Илдар Гыйльметдинов үз эшчәнлеген мисалга китерде. Тел белгәнгә күрә үзенә коллегалараның да, сайлаучыларның да хөрмәте-ышанычы булуын әйтте. Искәртеп узабыз, моннан бер атна элек, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы башлану уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов татар телен өйрәнергә этәрә торган мотивация булмау проблемасын күтәреп чыккан иде. Мәгълүмат өчен: «Милләтебез хәзинәләре» лагереның быелгы икенче сменасы 7-15 август көннәрендә үтә. Аның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтенә хөрмәт тәрбияләү. "Милләтебез хәзинәләре" профильле сменасын Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" яшьләр үзәге  оештыра. Смена "Волга" яшьләр үзәге базасында үтә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев