Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар теле татарның үзеннән башка тагын кемгә кирәк?

Бу милләт кая бара? Татар теле татарның үзеннән башка тагын кемгә кирәк? Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев 21 мартта парламентта ясаган чыгышында әнә шул сорауларга җавап эзләде. Без әле генә зур игътибар белән Хөкүмәт Рәисенең хисап нотыгын тыңладык. Мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсь­әләләр комитеты рәисе буларак, хисап док­ладында нәкъ шушы өлкәләрдә кылынган гамәлләргә зур игътибар бирелүе күңелемә бик тә хуш килде. Чыннан да, саный китсәң, эшләгән эшләр шактый икән. Бер ел эчендә генә 3 өр-яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы, 50 мәдәният йорты төзелү, 95 мәктәп, 53 балалар бакчасы, 43 мәдәният йорты ремонтлану бу өлкәләргә игътибар бирелү турында сөйли. Укы­тучыларның, тәрбиячеләрнең, архив һәм мәдәният хезмәткәрлә­ре­нең аз булса да хезмәт хаклары арту да күңелдә беркадәр өмет уята.

“Башка юлын күрмим”

Шулай да бүген безне респуб­ликаның рухи нигезен тәшкил иткән милли мәгарифебез, милли мәдәниятебез, туган телебез язмышы бик нык борчый. Атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатов заманында: Туган телең тиздән үлә дисәң, Мин бүген үк әзер үләргә, – дип юкка гына язмагандыр инде. Чөнки милли мәктәбе, милли культурасы, туган теле булмаган милләтнең киләчәге юк, ул әкрен-әкрен бетүгә таба юл тота. Ә беребезнең дә бу дөньядан үз иреге белән китәргә теләге булмаган кебек, безнең кебек ке­шеләрдән торган халыкның, милләтнең дә юкка чыгасы килми торгандыр. Соңгы елларда, бигрәк тә министр булып Э.Н.Фәттахов эшли башлагач, милли мәгариф өлкә­сендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен бик күп игелекле гамәлләр кылынды. Президентыбыз да мәгариф өлкәсен һәрчак игътибар үзәгендә тота. Әмма, ни гаҗәп, күпме генә тырышсак, күпме генә яхшы законнар, программалар кабул итсәк тә, татар теленең куәте артмый, кире­сенчә, көннән-көн кими, хәтта чеп-чи татар авылларында да балаларыбыз бөек рус телендә аралаша бара, милли телдә белем бирүче укытучылар әзерләү, газета-журналларга чын әдәби телне белгән хезмәткәрләр, радио-телевидениегә саф татар телендә сөйләрлек журналистлар табу көннән-көн авырлаша бара. Унбер ел буе мәктәптә рус һәм татар телләрен тигез кү­ләмдә өйрәнгән укучыларыбыз­ның кү­бес­е нәтиҗәдә өч сүзне кушып татарча җөмлә төзи алмый. Хәтта татар балалар бакчаларында, татар мәктәпләрендә дә балалар үзара татарча аралашмый. Без еш кына “баланың теле гаиләдә ачылырга тиеш” дибез. Бик дөрес сүзләр. Әмма бүгенге гаиләләрдәге ата-ана­ларның яртысыннан күбрәге үзләре дә татар телен белми. Шулай булгач, алар ничек итеп балаларының телләрен татарча ача алсыннар ди? Әмма, өметсез шайтан, диләр. Мәсәлән, соңгы елларда кайбер билингваль балалар бакчаларында ике дәүләт телен дә өй­рәтү азмы-күпме үзенең нәтиҗә­ләрен бирә башлады. Татарстандагы ике дәүләт телен дә үз­ләштергән бала­ның киләчәге, тор­мыштагы өстен­лекле перспективасы турында без аларга шул яшьтән үк тәфсилләп аң­латырга тиешбез. Бүгенге көндә Татарстан Конституциясе буенча бары тик бер вазыйфаи зат – Президент кына ике телне белергә бурычлы. Президент белгәч, ә ни өчен Премьер-ми­нистрга, Дәүләт Советы Рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәт­кәрләргә андый та­ләп куелмый? Югыйсә без вертикальлек хакимлек иткән илдә яшибез бит! Дәүләт телен белмәгән дәүләт хезмәткәре дөньяның тагын кайсы илендә бар икән? Мә­сәлән, Израильдә дәүләт телен өйрән­мәсәң, хәтта урам себерүче булып та эшкә урнаша алмыйсың. Беләм, минем бу сүзләремә иң беренче булып кайбер органнар үзләренчә игътибар итәр. Әмма дәүләт, республика күләмендә татар теленең дәрәҗәсен-ста­ту­сын күтәрүнең мин башка юлын күрмим. Әгәр дәүләт хезмәткәр­ләренә һәм муниципаль хезмәт­кәр­ләргә, әлегә ипилек-тозлык дәрәҗәсендә генә булса да, ике дәүләт телен белү таләбен куйсак һәм телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырсак, әкренләп, боз урыныннан кузгалыр иде. Балалар бит, гадәттә, олылардан үрнәк ала. Җитәкчеләребез үр­нәк күрсәтсә, халкыбыз һәм шул исәптән балаларыбыз да телгә мөнәсәбәтне үзгәртер­ләр иде. Үзебез туган телебездә,  дәүләт телендә сөй­ләш­­мәгәч, моны балалардан таләп итү берничек тә тиешле нәти­җә­ләргә китер­мәя­чәк.

“Мәдәният халыкның җаны кебек ул”

Узган гасырның референдум һәм Конституция кабул ителгән туксанынчы елларында татар халкы баш калкытып, бераз тураеп басып, үзенең киләчәк язмышына өмет белән карый башлаган иде. Ул елларда алган темпны югалтмыйча эшләү өчен безгә бүген алга таба яңа адымнар ясарга, тагын да зуррак гамәлләр кылырга кирәктер. Мә­сәлән, заманында ай саен җыелып, тел мәсь­әләләрен хөкүмәт дәрәҗә­сендә контрольдә тоткан Совет­ның эшен җанландырасы, элекке эзенә төшерәсе иде. Һәр район үзәгендә һәм Казан каласында, Актаныш гимназиясе үрнәгендә, сәләтле балалар өчен мәктәп-гимназияләр ачу да милли мәгарифкә куәт өстәр иде. Милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсен чишәргә дә күптән вакыт җиткәндер. Минем­чә, моны федераль университет кысаларында яисә махсус югары уку йорты булдырып хәл итү кулдан килмәстәй эш түгел. Халыкны – халык, милләтне – милләт иткән нәрсәләрнең милли мәгариф, милли мәдәният һәм әдәбият-сәнгать икәнен барыбыз да аңлыйбыз югыйсә. Мәсә­лән, узган гасырларны, тарихыбызны искә төшергәндә без, иң беренче чиратта, Пушкин, Толстой, Чехов, Достоевский, Чайковский, Шаляпиннарны, Ш.Мәрҗани, Р.Фәх­рет­дин, Г.Тукайларны, М.Җәлил, Салих Сәйдә­шев һәм Бакый Урманчеларны искә алабыз, алар белән горурланабыз бит. Әдә­бият-сән­гать, мәдәният ул – халыкның җаны кебек. Ә матди, икътисадый тәне нык булып та, рухы, җаны хәлсез­ләнгән кеше­нең язмышы берчакта да куанычлы булмый, ул озак яши алмый. Мәдәният өлкәсендә эшлән­гән эшләрнең шактые докладта санап үтелде инде. Шуңа күрә бу урында эшләнәселәре турында да кыскача гына әйтеп үтү кирәктер. Чаллыда һәм Түбән Камада театрлар төзү, Милли китапханәне, ниһаять, яңа биналы итү зарурлыгы турында бүген, җитәкчеләрнең кәефен бозып, сөйләп тормыйм. Чөнки мин бу хакта инде утыз ел сөйлим, Туфан ага Миңнуллин да шул хакта моннан 5 ел элек менә шушы трибунадан васыятен әйтеп, бакыйлыкка китеп барды. Әмма барыбер нәтиҗәсе булмады.

“Чирен яшергән үлгән”

Ләкин бер мәсьәләне зурдан кубып кузгатуны кирәк дип саныйм. Бу – бүгенге музыка сән­гатебезнең, эстрада, җыр сәнга­тенең язмышы турындагы мәсь­ә­лә. 1992 елда “Телләр...” турындагы закон һәм инде өченче мәртәбә бу законны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт программасы кабул ителеп, күпмилләтле республикабызда телләр мәсь­әлә­сен кайгырту юнәлешендә шактый эшләр эшләнде. Чөнки без туган тел язмышының мил­ләт язмышы икәнен, телсез мил­ләт­нең югалуга дучар ителүен яхшы аңлап эш иттек. Без әле дә “телсез милләт – милләт була алмый” дип тәкрарлыйбыз. Ә җырсыз, моңсыз, музыкасыз милләт чын мәгънә­сендә милләт була аламы соң? Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миң­неханов, бу проблеманы яхшы аңлап, узган елда эстрада сәнгатебезгә “Үзгә­реш җиле” ки­рәклеген күтәреп чыкты. Аның бу тәнкыйди фи­керләре җыр­чылар һәм музыкантларга, мә­дә­ният-сәнгать җи­тәкчелә­ренә тәэсир итми калмады, билгеле. Ә, ныклап уйласаң, Прези­дент­ның бу фикере сәх­нәдә җил чыгару турында гына түгел иде. Ул татар эстрада сәнгатен камил­ләштерү, аның милли нигезен саклап калу эшен әлеге дә баягы балалар бакчасыннан, мәк­тәптән, музыка көл­лият­ләреннән башларга кирәк­леген күз алдында тотты, ми­немчә. Без аны, үзебезчә, шулай аңладык. Ә боларны тормышка ашыру өчен мәгариф системасына да тиешле үзгәрешләр кер­тергә һәм “Телләр турындагы дәүләт программасы” үрнәгендә “Татарстанда музыка сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү турында” Дәүләт программасы кабул итәр­гә кирәк. Элек-электән татар халкында популяр булган музыкаль драма жанрын җан­ландыру өчен музыкаль драма театры ачарга да вакыт җиткән­дер. Белүемчә, республика җи­тәк­челеге дә бу мәсьәләгә уңай карый кебек. Бервакыт мәшһүр җыр­чыбыз Илһам ага Шакировка: “Ничәмә-ничә гасырлар буе дәүләтсез, патшасыз яшәп, без­нең халкыбыз ничек юкка чыкмады, аны нинди көчләр саклап калды икән?” – дигәч, ул: “Безнең халыкны ислам дине, мәгърифәт һәм татар җыры, татар моңы сак­лап калды”, – дип җавап биргән иде. Минем бүген сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп иде. Республикада кылынган игелекле гамәл­ләр бихисап булган кебек, әле чишәсе, хәл итәсе проблемаларыбыз да хәттин ашкан. “Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз” дигәндәй, бүген минем берәүнең дә күзенә төртеп, үпкәләтәсем килмәгән иде. Әмма татарда “чирен яшер­гән үлгән” дигән гыйбрәтле әйтем дә бар бит әле. Шуңа күрә киләчәктә без сабырлык белән, киңәш-табыш итешеп, артык шапырынмыйча һәм шул ук чакта горурлыгыбызны да югалтмыйча җиң сызганып эшләсәк, Та­тарс­таныбызның уры­ны һәрчак түр­дән булыр дип ышанам.

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев