Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар теле республикада яшәүче башка милләт вәкилләрендә шактый кызыксыну уята" - Гөлнара Габдрахманова (ӘҢГӘМӘ)

ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында татар телен саклау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында сөйләде.
- Татарстанда татар телен белү дәрәҗәсенә бәйле вәзгыять нинди? Шул исәптән руслар арасында да... - Әлеге күрсәткечләрне ике чыганактан алырга мөмкин. Барыннан да элек, бу – Россиядә үткәрелә торган халык санын алуга бәйле мәгълүматлар һәм социологик тикшеренү материаллары. 2010 елда уздырылган халык исәбен алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада яшәүче татарларның 93 процентка якыны туган телләрен белүләрен әйткән. Республикада элек-электән яшәүче халыклар арасында да әлеге күрсәткеч бик югары. Әйтик, удмуртларның – 35, мариларның 30 проценты татар телен белә. Руслар арасында бу күрсәткеч 4 процентка якын. Әмма шуны истә тотарга кирәк: халык исәбен алган вакытта кешеләр алардан телне яхшы белүләре турында сорыйлар дип уйлый. Шунлыктан үзебезнең социологик тикшеренүләрдә без еш кына татар телен белү дәрәҗәсенә бәйле сорау бирәбез. 2014 елда үткәрелгән социологик тикшеренү материалларына күз салыйк әле. Мисал өчен, шәһәрләрдә яшәүче русларның – 60, авылларда көн итүчеләрнең 50 проценты татарча белүен раслый. Әмма биредә шуңа игътибар итәргә кирәк: аларның күпчелеге бу телдә сөйләшми, аны бары тик аңлый гына. Һәм андыйлар 30 процентка якын тәшкил итә. Без моны республикада татар телен белү дәрәҗәсе буенча шактый югары күрсәткеч дип саныйбыз. Тагын шунысы мөһим – яшь буынның әти-әниләре һәм әби-бабаларына караганда телне белү дәрәҗәсе югарырак. Мисал, өчен 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең якынча 10 проценты бу телне аңлавы, әмма сөйләшмәве турында белдергән. Ә яшьләр арасында андыйлар 30 проценттан артып китә. Шул рәвешле, республикада татар телен белү дәрәҗәсе югары һәм бу Татарстанда алып барылган тел сәясәтенең нәтиҗәсе булып тора. - Бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр арасында этник үзенчәлек ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия? - Социологик тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, татарлар арасында этник үзенчәлек узган гасырның 90нчы елларында актив үсеш кичерә башлый. Ул вакытта шәһәрдә яшәүче татарларның – 50, авылда көн итүчеләрнең 70 проценты үзләренең нинди милләттән булуын беркайчан да онытмавын әйтә. 2014 елгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, этник үзенчәлек тагын да ныгыган. Бүгенге көндә шәһәрдә гомер итүче татарларның – 75, авылда яшәүчеләрнең 88 проценты үзләренең татар булуларын беркайчан да онытмауларын искәртә. Ягъни бүгенге заман татарларында этник үзенчәлек зур әһәмияткә ия.
Безнең тикшеренүләр буенча, татарлар өчен этник үзенчәлекнең төп компоненты – тел. Респондентларның 80 процентка якыны телнең үзләре өчен бик зур әһәмияткә ия булуын әйтә.
Бүтән мөһим компонентлар – йолалар һәм мәдәният. Татарлар өчен дини фактор да бик мөһим. Һәм, ниһаять, характерның аерым үзенчәлекләрен исәпкә алган ментальлек. - Сезнең фикерегезчә, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча республикада кабул ителгән чаралар җитәрлекме? - Миңа калса, биредә Татарстан аерым статус алган вакытка кадәрге совет чорын искә төшерергә кирәк. Ул чагында татар мәктәпләре бары тик авылда гына иде. Казанда бары тик бер татар мәктәбе калган, анда да авылдан күчеп киткән кешеләрнең балалары гына укыды. Ә шәһәр татарларына үз телендә белем алу мөмкинлеге тудырылмады. Әмма 90нчы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. 1992 елда Татарстан халыклары телләре турында закон кабул ителде. 1992 елның ноябрендә кабул ителгән ТР Конституциясендә республикадагы дәүләт телләренең тигезлеге күрсәтелде. Ул республика территориясендә яшәүче башка халыкларга телләрне өйрәнү хокукын бирде. Моннан тыш, мәгариф, милли-мәдәни автономия турында һ.б. законнар кабул ителде. Аларда телләрнең тигезлегенә басым ясалды. Бу – Татарстан өчен зур казаныш иде.
Тел сәясәтендәге мөһим нәтиҗә республикада үзенә бертөрле толерантлык, тел культурасы формалашуга кайтып кала. Безнең өлкән яшьтәге респондентлар совет чоры ахырында җәмәгать урыннарында татарча сөйләшүдән тыялар иде дип искә ала. Татар телендә аралашу оят саналды, барысын да русчага күчәргә мәҗбүр иттеләр. Бүгенге көндә кешеләр татарча рәхәтләнеп сөйләшә, җәмәгать транспорты тукталышлары өч телдә игълан ителә.
Өстәвенә, безнең соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, яшьләр Татарстанда үзенә бертөрле тел культурасы булдырылган дип саный. Алар үз сөйләмнәрендә аерым татар сүзләрен һәм гыйбарәләрен актив куллана. Без төрле милләт вәкилләре җыела торган мәдәни мәйданчыкларда булдык. Алар телгә бәйле булмаган, гомуми темаларга гәп куерта, шул ук вакытта синең белән кинәт кенә татарча исәнләшергә яки саубуллашырга да мөмкиннәр. Татар теле көндәлек тормышка керә башлады. Бу – Татарстанга хас уникаль вәзгыять. - Татарстанда милли белем бирү системасын ничек бәялисез? - Мәктәпләрдә укытучыларга техник яктан бик зур ярдәм күрсәтелә. Россиянең барлык төбәкләрендә дә педагогларның үз ноутбуклары, интерактив такталар (һ.б.) юк бит. Боларның барысы да республика җитәкчелегенең мәгариф тармагын җитди кайгыртуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Соңгы елларда балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр милли мәгариф системасын булдыру тәҗрибәсе барлыкка килде. Махсус мәктәпләр ачыла, татар телен укытуда чит ил методикалары кулланыла башлады. Төбәктә билгеле бер алга китеш булса да, әмма, кызганыч ки, бу массакүләм күренешкә әверелмәде. - Сезнең фикерегезчә, ни өчен нәкъ менә хәзер татар телен укытуга карата дәгъва белдерә башладылар? - Чынлыкта, мәгариф системасына карата хәзер генә дәгъва белдерә башладылар дип әйтү – ялгыш фикер. Алар күптән бар иде инде. Без Татарстандагы этнотел өлкәсен күптәннән өйрәнәбез. Һәм безгә еш кына милли мәгарифкә карата тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Өстәвенә, рус җәмәгатьчелеге һәм ата-аналар гына түгел, татарлар да тәнкыйть утына тотты. Татарлар хәтта күбрәк һәм катырак та тәнкыйтьләде, чөнки алар милли мәгарифтән күпне өмет иткән иде. Алар үз балалары мәктәпкә килер дә, ниһаять, татар телен өйрәнер дип өметләнде. 1999 һәм 2000 елларда укырга кергән балаларның әти-әниләре якынча 70нче елларда туган. Нәкъ менә шул вакытта татар телен укыту методикасын, дәреслекләрне кичкен тәнкыйтьләп чыктылар. - Татар теленә һәм мәдәниятенә карата башка милләтләрдә дә кызыксыну уянсын өчен нишләргә? - Чынлыкта, татар теле республикада яшәүче башка милләт вәкилләрендә шактый кызыксыну уята. 2014 елгы социологик тикшеренүләрне генә искә төшерик. Мисал өчен, шәһәрләрдә яшәүче русларның – 60, авлларда көн итүчеләрнең 80 проценты үз балаларының татарчаны рус һәм инглиз телләре белән тигез дәрәҗәдә белүен тели. Русларның абсолют күпчелеге үз балаларының мәктәптә татар телен өйрәнүенә каршы түгел. Шәһәрләрдә гомер итүче русларның – 85, авылларда яшәүчеләрнең 75 проценты мәктәпләрдә татар телен өйрәнү белән килешә.
Татар телен укытуга килсәк, биредә респондентларның фикере өч төркемгә бүленде. Аларның берсе, 30 проценты диярлек, татар теле белем бирү процессында катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри булырга тиеш дигән фикерне белдерде. Өчтән бере ул мәҗбүри булырга тиеш, әмма сәгатьләр санын киметергә кирәк дип саный. Өченче төркем исә татар телен факультатив формада өйрәтүне алга сөрә. Фикерләр төрле булса да, күпләр татар телен яклап чыга.
- Татар телен саклау өчен нинди чаралар күрергә кирәк? - Кешеләр татар теленең перспективасын күрми. Алар аны ниндидер хис-кичерешләр күзлегеннән генә кабул итә. Татар теле татарларга кирәк, ул ата-аналарның теле, аны сакларга кирәк, диләр. Ә рус теленә килгәндә, барыннан да элек, ул аралашу теле, илебездә аннан башка беркая да барып булмый, дигән фикерне алга сөрәләр.
Минем фикеремчә, татар теле кешеләр дивиденд ала торган өстәмә бонуска әверелергә тиеш. Әгәр кешеләр киләчәктә татар теленең аларга чынлап та кирәге чыгачагын аңласа, моның нәтиҗәсе булачак.
Ике мисал китереп үтәсем килә. Рус милләтеннән булган яшь кенә бер ханым Казанда институт тәмамлаганнан соң төзелеш фирмасына эшкә керүе хакында сөйләгән иде. Ул татар районына эшкә килә, анда эшчеләр рус телендә зур кыенлык белән генә сөйләшә. Ул татар теле буенча барлык белемнәрен искә төшерә, алар белән шул телдә аралаша башлый һәм эшчеләр аны бик яхшы кабул итә. Икенче мисал. Бер төркем яшьләр Англиягә килә, төрек кибетенә керә, биредә татар сүзләрен һәм гыйбарәләрен кулланып сөйләшә башлый. Кибет хуҗасы моңа бик шатлана һәм аларга ташлама ясый. Әгәр кешеләр тел белүнең файдасын күрә икән, алар аны куллана башлый. Хәзерге вакытта татар телен кешеләргә кирәкле итү мөһим, алар телнең аларның социаль уңышына һәм мобильлегенә йогынты ясавын аңларга тиеш. Әмма моны дискриминация буларак кабул итәргә кирәкми. Татар теленең кешеләргә тормышта ярдәм итәргә сәләтле өстәмә бонуска әверелүе шарт.
Автор: Надежда ГОРДЕЕВА
Фото: Рамил ГАЛИ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев