Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар теле Oxford Global Languages (OGL) - Оксфордның глобаль телләр проектына кертелгән беренче төрки тел

Оксфорд сүзлеге нәшрияты Oxford Global Languages (OGL) - Оксфордның глобаль телләр проектына татар телен өстәде. Татар теле OGL га кертелгән беренче төрки тел булды. Бу турыда Oxford Dictionaries хәбәр итә. Онлайн-сүзлек татар сүзләрен инглиз теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү мөмкинлеге бирә. “Татар телендә аралашучыларның энтузиазмы һәм белемнәре Oxford Global Languages белән берләштерелде. Әлеге эш без бергәләп телләр буенча берләшкән җәмгыятьләрнең рухын тәэмин итә алабыз дигәнне аңлата”, - дип белдерде Oxford Dictionaries редакциясе директоры Джуди Пирсалл. Казан университетының Лев Толстой исемендәге Филология институты профессоры Гөлшат Сафиуллина әйткәнчә, онлайн-сүзлек татар мәдәниятен һәм телен бөтен дөньяга күрсәтәчәк. Оксфорд Глобаль Телләр (ОГТ) – ул Оксфорд университеты нәшриятының дөньядагы 100 тел өчен лексикографик ресурслар төзүне һәм аларның онлайн кулланылуын күз алдында тоткан баш инициативасы. Беренче адым буларак, системалы рәвештә күп телләр өчен зур күләмле лексик мәгълүмат төзелә, җыела һәм ул бу телдә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм программа ясаучылар өчен бер репозиторийда урнаштырыла. Программаның максаты – бөтен дөньядагы миллионлаган кешенең тәҗрибәсен туган телләрендә цифрлы формада сайтларда, компьютер программаларында, башка коралларда һәм сервисларда куллану өчен мөмкинлекләр тудыру.
Татар-информ
 Фото: oxforddictionaries.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев