Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар теле минем дөньямны бизәвен дәвам итә, ул миңа яңа ишекләр ача" - Лос-Анджелеста яшәүче Аврам Лион

Татар теле яңа ишекләр ача. Лос-Анджелеста яшәүче Аврам Лион шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. "Татар телен Лос-Анджелестагы Калифорния Университетында аспирантурада укыган вакытта өйрәнә башладым. Миңа ярдәмгә төрек теле профессоры һәм тюрколог Гөлиз Куруоглу килде. Ул сиксәненче елларда, төрки телләрне өйрәнер өчен, Казанга килеп йөри торган булган. Алга таба татар телен мин Казан университетының татар факультетында өйрәнүне дәвам иттем, анда төгәл бер ел укыдым. Бу вакытта мин фәлсәфә докторлыгына Лос-Анджелестагы Калифорния Университетында белем тупладым, шулай ук татар әдәбияты белеменең төрле темаларын үземнең диссертация өчен карый башладым. Әлбәттә, миңа татар телендә булган заманча әдәбияттан алып инкыйлабка кадәрге әдәбиятны, матур әдәбияттан алып фәнни әдәбиятка кадәрге әдәбиятны укырга өйрәнергә кирәк булды. Фәннән чыкканчыга кадәр, минем беркадәр уңышларым бар иде, әмма телне җентекләп өйрәнә алдым дип әйтә алмыйм", – дип сөйләде Аврам. Ул үзенә татар теленең төзелеше ошавын әйтте: "суффикслар өстендә суффикслар урнашкан". "Сүз төзелеше системасының үтә дә бай һәм тере булуы минем эчемдә утырган ботаник-лингвистны сөендерә", – ди Аврам. "Гәрчә мин бу өлкәдә галим, белгеч була алмасам да, татар теле минем дөньямны бизәвен дәвам итә, ул миңа яңа ишекләр ача. Лос-Анджелеста хәләл җефетем – Айгөл белән бергә ел саен Сабан туе уздырабыз. Татарларның милли бәйрәмендә минем һәрвакыт барча халык белән татарча сөйләшү мөмкинлеге туа. Татар телле диаспоралар арасыннан Калифорниядә, гомумән, дөнья буенча дусларыбыз бар, алар белән безне бик тыгыз элемтә бәйләп тора, аеруча татар теленең йогынтысы зур. Күбесенчә инглиз телендә аралашуыбызга карамастан, хәтта өйдә дә кызым белән башкорт телендә сөйләшә алам. Татар теле аша башкорт телен белүем миңа хатынымның барлык туганнары белән уртак тел табарга ярдәм итә, бигрәк тә аның әнисе белән. Минем “аксак” татар телем дә бит мине бөтен татар дөньясына якынайта, мин моны бик еш сизәм һәм тирән хөрмәт итәм", – ди ул.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев