Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар теле кулланылыштан юкка чыкмасын өчен Википедия халык энциклопедиясендә татар телле контент күп булырга тиеш

Татар теленең даирәсен киңәйтү өчен волонтерлар дәүләткә караганда күбрәк эшли ала. Википедия волонтеры, татар телле Википедиянең китапханәчесе Фәрхәт Фәтхуллин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. "Бүгенге көн татар теле турында уйлыйбыз икән, татар википедиясенең кирәге шулкадәр генә. Ләкин бер 10-15 елдан, 20 елдан һәм аннан соңрак татар теле кулланылыштан юкка чыкмасын өчен, викимөмкинлекләрне кулланмыйча булмый. Ул татар теле өчен генә түгел, шул ук рус, кытай теле өчен дә шундый дәрәҗәдә. Дәүләт телен, рәсми тел буларак, куллана алабыз, яшәтә алабыз. Тормышта аның кулланылышын расларга телибез икән, IT технологиясез булмый. Аерым кешенең кертеме бөтен дәүләт структураларына караганда көчлерәк булып чыга һәм викитехнологияләр шундый мөмкинлекләргә юл ача. Анда бергәләп бер ресурс тудырабыз. Аерым кеше аз нәрсә белә, ләкин бергәләп эшләгәндә зур әйберләр була ала", - дип саный Фәрхәт Фәтхуллин. Фәрхәт мисал итеп Башкортстанны китерде. Волонтер әйтүенчә, Россия халыклары арасында Википедиядә активлык буенча татарлар, башкортлардан калышып, өченче урында тора. Фәрхәт әйтүенчә, башкорт википедиясен таныту буенча пенсионерлар бик актив эшли. "Пенсиягә чыккан журналистлар, укытучылар, вконтакте, одноклассники, фейсбукта утыру урынына википедиянең мөмкинлекләрен куллана. Социаль челтәрләрдә уздырган вакыт зая киткән дип әйтәләр һәм эшкә тотыналар. Чөнки үз телләрен, үз милләтләрен, мәдәниятләрен саклау өчен ресурс. Анда 60 узган берничә кеше җыелган. Элекке депутатлары да, башкарма органнарда эшләүчеләр, башкорт теленең киләчәге белән янучылар бу мәсьәләне тарата башлады. Хәзер аларда, әйтик, Башинформда, Башкортстан газеталарында да алар турында күп мәкаләләр чыга, язмалар чыга, телевидениегә еш чакыралар. Алар инде бөтенесен җыеп семинарлар уздыралар, районнарга йөриләр. Нәтиҗәсе инде билгеле", - диде Фәрхәт Фәтхуллин. Википедия волонтеры Казахстанны да мисал итеп китерде. "Казахстанда президент Нурсолтан Назарбаев карары белән казах энциклопедиясен ирекле лицензиягә күчереп, Википедиягә керттеләр", - дип белдерде Фәрхәт Фәтхуллин.
Рәмис Латыйпов, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев