Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар теле һәм республиканың бердәмлеге булмаса, якын киләчәктә республикабыз да юкка чыгарга мөмкин" - Тәбрис Яруллин

"Татар телен дәүләт теле буларак сакларга кирәклеге - көн кебек ачык. Чөнки ул Татарстан символларының һәм республиканы тотып торган баганаларының берсе. Татар теле һәм республиканың бердәмлеге булмаса, якын киләчәктә республикабыз да юкка чыгарга мөмкин", - дигән фикердә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында җиткерде. "Кешеләр безгә: "Менә без татар телен өйрәнәбез, аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләр булдырырга кирәк", - ди. Миңа калса, безгә нәтиҗәләр ясарга кирәк һәм барыбыз бергә аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләрне киңәйтү буенча эшләү мөһим", - диде ул.    
Татар информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев