Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Миндә бит татар каны бар, мин татарча белергә тиеш" - Япон кызы Накамура Мидзуки (видео)

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә уза торган Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада 13 чит илдән вәкилләр катнаша. Шуларның берсе — Япониядән килгән Накамура Мидзуки. Кичә олимпиаданың иҗади өлеше үтте һәм анда катнашучылар үзләре, яши торган илләре, алардагы татарлар тормышы хакында бәян итте. Татарча җырлар, шигырьләр сөйләүчеләр дә булды. Мисал өчен, Накамура Мидзуки үзе хакныда сөйләгәннән соң, “Мин сине шундый сагындым” (Луиза Батыр-Болгари көе Фирая Зыятдинова сүзләре —Л.Л.) җырын башкарды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, Накамура Мидзуки җырларны, шул исәптән татар телен дә, интернет ярдәмендә өйрәнә. “Мин татар теле белән бик кызыксынам. 20 яшькә кадәр мин ул телне бөтенләй белми идем. Әбием татар булганлыктан, миндә бу телгә кызыксыну уянды. Мин бер ел Ташкентта укыдым һәм анда бик күп татарлар белән таныштым. Әмма алар бер сүз дә татарча белми. Миндә дә бит татар каны бар, әбием татар, мин татарча белергә тиеш, дидем һәм бу телне өйрәнә башладым”, - ди Накамура Мидзуки. Телне ул “Ана теле” программасы ярдәмендә өйрәнә. Шулай ук рус теле аша да татарча өйрәнүен билгеләп үтте Япониядә яшәүче милләттәшебез. “Татар теле грамматикасы япон теленекенә бик охшаш”, - ди Накамура Мидзуки. Ул Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада быел өченче тапкыр катнаша. Биредә мин үземә бик күп дуслар таптым һәм олимпиада безнең өчен аралашу, күрешү урыны , ди. Татарча сөйләшү аңа кыен булса да, Накамура Мидзуки бик тырышып татарча аралаша. Шунысы да игътибарга лаек, Накамура Мидзуки Япониядә татар теле курслары оештырган. Татар теле белән кызыксынучы японнар да бар, ди ул. Җырларга килгәндә, кыз “Казан егетләре” һәм Гүзәл Уразованы яратып тыңлавын белдерде. Казанга укырга килергә теләгегез юкмы дигән сорауга ул: “Әгәр дә матди мөмкинлекләр булса, стипендия бирелсә, мин бик теләп киләчәкмен һәм татар теле, татар мәдәниятен өйрәнәчәкмен”, - дип җавап кайтарды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев