"Татар теле дәреслекләрен бала түгел мин үзем дә аңламыйм," - Фәнис Зыятов

Төркиядә яшәүче Фәнис Зыятов “Татар-информ” агентлыгына Төркия халкының Россия белән мөнәсәбәтләренә карашы, Төркия татарларының хәле, татар теле дәреслекләренә мөнәсәбәте турында сөйләде.

"Мин үзем Арча районы, Өчиле авылы егете. Минем исемем Фәнис Зыятов. Хәзерге вакытта Төркиянең Анталья шәһәрендә яшим. Адвокат-юрист булып эшлим. 1993 нче елда килгән идем. Безнең Мәгариф министрлыгы җибәрде. Башта 8 ай дәвамында тел өйрәндек. Анна соң Сельчук (Selçuk) университетында укыдым. Шулай ук Сельчук (Selçuk) университетында аспирантураны бетердем. Ә хәзерге вакытта, менә 8 елдан бирле мин Анталия шәһәрендә яшим", - дип, үзе белән таныштырудан башлады Фәнис.

“Төркиядә татарларны беләләр”

- Төркиядә татарлар күп икәнен беләбез. Аларга анда мөнәсәбәт ничек? Сез үзегез татар кешесе буларак нинди мөнәсәбәт сиздегез? Элеккеге вакытта, хәзер? Татарларга аерым мөнәсәбәтме, әллә үз халкы итеп кабул итәләрме?

- Әйе, Төркиядә татар авыллары бар. Иске шәһәр дигән бер шәһәрдә Османия дигән авыл бар. Алар Әлмәт якларыннан килеп урнашканнар. Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләр” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар вакытында килеп урнашкан татарлар бар.

Мин үзем авылдан чыгышлы кызга өйләндем. Конья (Konya) шәһәре янында Богруделик дигән авылы бар. Алар Себер таталары, Омск якларыннан Үләнкүл, Еланкүл дигән авыллардан күчеп килгән татарлар. Аннан соң Кутахия дигән бер шәһәр бар. Анда да татар авыллары бар. Менә шундый өч-дүрт татар авылы.

Төркиядә татарларны беләләр. Минем азрак тарихка да күз атасым килә, чөнки Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек безнең олуг татар кешеләре Татарстанны, татарларны таныту өчен бик зур эшчәнлек башкарган. Садри Максуди Мостафа Кемаль Ататөрекнең бик якын дусларының берсе булган. Анкара хокук факультетын төзүчеләрнең берсе ул, чөнки Садри Максуди ординариус профессоры докторы булган. Гаяз Исхакыйның, Йосыф Акчураның эшчәнлекләре буенча да Татарстанны, татарларны таныйлар. Әлбәттә, шул өлкәдә эшләүчеләр, шул өлкә белән кызыксынучылар, әдәбият, тарих белән кызыксынучы кешеләр Татарстанны, татар кешеләрен таныйлар.

“Сәячәтчеләргә берни булмый, бар нәрсә халыкка була”

- Соңгы елларда Төркиянең Россия белән аралары бозылды. Аннан соң ул күпмедер дәрәҗәдә җайланды, халык бу үзгәрешләрне ничек кабул итте?

- Төркия күп партияле система буенча эш итә, анда уң партия дә, сул партия дә, шулай ук коммунистлар партиясе дә бар. Менә хәзерге вакытта хакимияттә президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның – “Ак партия”се.

Әлбәттә, мөнәсәбәтләрнең бозылуын хөкүмәт яклы халык уңай бәяләде, ә хөкүмәткә каршы кешеләр Эрдоганның сәясәтенә тискәре бәя бирде. Самолетны бәреп төшерү дөрес түгел дигән фикерләр дә булды.

Халык бу үзгәрешләрне ничек кабул итә дигәндә - сәясәтчеләргә бернәрсә дә булмый, ә бар нәрсә халыкка була. Менә бер ел буе, мисал өчен, Анталиягә Россиядан, Татарстаннан да туристлар бик аз килде. Алар Россиядан турист килмәде дип елап та ятамадылар. Башка илнең туристларын кабул иттеләр. Әмма аралар бозылу халыкка сизелә, чөнки Анталиянең үзендә бөтен нәрсә туризмга бәйле булгач, акча әйләнеше кимеде. Гаиләсе белән килгән турист аз дигәндә кибетләрдә булсын, базарда булсын, якынча мең доллар акчаны калдырып китә. Ә сез бер елда Россиядан килгән 3, 4, 5 миллион туристның меңешәр доллар калдырып киткәнен уйласагыз, моның туризм өчен бик зур суммалар икәнен күрер идегез. Самолет бәреп төшерелгәннән соң, туризмның кимүе халык өчен әйбәт булмады дип уйлыйм. Хәзер инде аралар төзелә, мөнәсәбәтләр яхшырды. Икенче елга туристлар артыр дип уйлыйм. Шулай ук күчемсез милекне сатып алучылар да күбәер дигән фикердә торам. Мөнәсәбәтләр яхшырганнан соң бу халык өчен файдага булыр дип өметләнәм.

- Төркиядә кемнәр күбрәк - хөкүмәтне яклаучылармы әллә каршы як тарафдарларымы?

- Соңгы сайлаулардан күренгәнчә, Төркия хөкүмәтен яклаучылар күпкә артыграк. Бу хәрби түнтәрелеш (военный переворот) вакытында да шул күренде, чөнки Эрдоганны, Ватанны, байракны яклап бөтен кеше урамнарга чыкты. Халыкның бердәмлеге искитмәле. Шулкадәр бердәм, шулкадәр кыю халык. Хәтта танкны уздырып җибәрмәс өчен, аның астына яталар. Машиналарын китереп танк астына куялар. Мин шул вакытта уйлап куйдым: “Их, безнең татарда да шундый бердәмлек булса! Без нәрсәләр генә эшләмәс идек”.

“Татар теле дәреслекләрен бала түгел мин үзем дә аңламыйм”

- Сүз чыккач, кабаттан татарларга әйләнеп кайтыйк. Россия регионнарында татарлар руслаша. Чит илләрдәгеләре, шул халык белән катнашып, ассимиляцияләнә. Финляндия генә үзенчәлекле үрнәк булып тора. Төркиядәге татарлар ассимиляция процессларына нык бирелгәнме?

- Төрекләшү бар, әмма дә ләкин, мисал өчен, минем хатынымның әти-әнисе минем әти-әнием белән очрашкан вакытларда бернинди тәрҗемәсез, бик матур әдәби телдә, саф татарча рәхәтләнеп сөйләшә алалар. Аларның үзләренең Себер шивәсе - диалекты, ә без үзебезчә сөйләшәбез. Әйтәм бит, бик матур бик гади итеп аралаша алалар.

Безнең буыннан соң килгән яшьләр үз арасында төрекчә сөйләшә. Төрекләрдән кыз алалар, кыз бирәләр. Катнаш никахлар башланды. Әлбәттә, андагы татарларның да телләре, кызганычка каршы, әкрен-әкренбетеп бара.

- Телне саклап калу буенча нинди дә булса эш башкарыламы?

- Бу эштә безнең Татарстан җитәкчелегенең, Конгрессның файдасы зур. Билгеле, телне Сабантуй белән, җырлап-биеп кенә саклап калып булмый. Шулай да татар мохитен урнаштыру өчен, татарларны горурландыру өчен Сабантуйлар үткәрелә, җыр-биюләр, концертлар киләләр; китаплар тәрҗемә ителә һәм китап кибетләрендә сатыла. Мин үзем дә менә Фәүзия Бәйрәмованы “Күчем хан” дигән китабын бер ел буе тәрҗемә иттем. Мин кайтыр алдыннан гына ул бер мең тираж белән басылып чыкты. Шулай ук Ркаил Зәйдулланың шигырь китабы тәрҗемә ителде. Әле яңарак кына минем якташым, гаилә дустым Чулпан Зариф-Четинның бер тәрҗемә китабы чыкты. Кулдан килгәнчә танытырга, катнашырга тырышабыз.

- Яшьләргә татар телен өйрәтү буенча нинди дә булса эш алып барыламы?

- Бик кызык мәсьәлә. Хәзер, үзегез дә беләсез, Ак диңгез районына күчеп килүче татар гаиләләре бик күбәйде. Минем шушы гаиләләрнең балаларына татар телен оныттырмас өчен татар теле дәресләрен, курсларын үткәрү ниятем бар иде. Мин Алсу Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттем. Ул моны хуплады һәм килгәндә беренче-өченче класслар өчен татар теле дәреслекләрен китерде. Сөендем... әмма дә ләкин 1-3 сыйныф китапларын укып чыгып, берни дә аңламадым. Чиле-пешле татарча сөйләшкән татар гаиләсе баласына бу китаплар белән мин татар теле өйрәтә алмыйм. Монда бу дәреслекләр белән татар телен ничек өйрәтәләрдер, мин әйтә алмыйм. Бу дөрес китаплар түгел. Бу китаплар белән без балада туган телгә мәхәббәт тәрбияли алмыйбыз. Моны үзгәртергә кирәк. Тел мәсьәләсенә килгәндә, милли активист буларак, бу мине бик каты борчый. Соңгы кайтуымда мин авыл мәктәпләренә бардым, авыл мәктәпләрендә укучы балалар белән сөйләштем.Шәһәр мәктәпләрен әйтмим дә, чөнки шәһәрдә татар мәктәбе дә калмады. Бары тик татар теле дәресләре генә татарча укытыла. Авыл мәктәпләре дә, башлангыч сыйныфтан башлап русча укытуга күченгән. Авыл мәктәбендә дә русча укытыла башласа, гафу итегез, бу татар теленә балта белән сугу дигән сүз. Милләтне бетерәсегез килсә, аның телен бетерегез!

- Ни сәбәпле татар теле дәреслекләрен сез дөрес түгел дип уйлыйсыз? Нәрсәсе дөрес түгел?

- Авыр ул. Аны аңлап булмый. Мин үзем кырык яшемә җиткән татар кешесе буларак, 6-7 яшьтәге бер балага бу дәреслек белән татар телен аңлата алмыйм. Укыта белгән кеше китапны үзе аңларга тиеш.

- Аның нәрсәсе дөрес түгел?

- Җөмләләр авыр, аңлату авыр. Аны балага гади җөмләләр белән, рәсемнәр белән аңлатырга кирәк. Без укыган вакытта булган “Әлифба” китаплары түгел ул хәзер. Бу китаплар белән татар телен укытырга тырышсагыз, сез балада татар теленә нәфрәт кенә уятачаксыз.

“Һәр район-шәһәрдә татар мәктәпләрен булдырмасак, бетәбез”

- Төркия татарлары, сез үзегез, мәсәлән, матбугат белән кызыксынып барасызмы? Тапшырулар карыйсызмы? Төркия татарларына нәрсә кызык? Нинди кимчелекләр күрәсез?

- Кимчелекләр бар. Бу өлкәдә эшләү дә авыр. Хәзер бөтен дөньяда интернет популяр, әмма интернетта латин хәрефләре белән язылган сайтлар бик аз. Сезгә андагы татарларны җәлеп итү өчен латин хәрефләрен файдаланырга кирәк. Минем белүемчә, доменны tatar сүзе белән алмаштырган әлегә бердәнбер мәгълүмат агентлыгы сез, шулай бит? Минем уйлавымча, бу татар домены чыкканга өч ел буладыр. Ул чыкканчы татарның үз домены булырга тиеш диделәр, ләкин сездән башка берәр мәгълүмат агентлыгы бу доменны алдымы? Алмады.

- Татар милләтен саклап калу өчен сез үзегез нәрсә тәкъдим итәр идегез?

- Татар милләтен саклап калу өчен, беренчедән, ата-аналар белән күп эш башкарырга кирәк. Аннан соң күп балалар бакчасы ачылырга тиеш. Татар мәктәпләрендә дәресләр бары тик татар телендә генә бирелергә тиеш. Татар мәктәпләре бар дип 1-2 мәктәп күрсәтәләр, әмма анда да бит дәресләр татар телендә бирелми. Безнең максатыбыз - татар телен саклап калу. Әлбәттә, Татарстан җитәкчеләре эшчәнлек алып бара. Татарстан районнарында, шәһәрләрендә татар мәктәпләрен булдырмасак, бары тик татарча гына укытмасак, бетәбез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: