Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар теле бик матур тел, мин аны бик яратам һәм дә онытмам" - Турхан Дилмач (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Төркиянең Казандага Баш консулы Турхан Дилмачның Татарстанда эшләү срогы азагына якынлашты. “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында ул үзе эшләгән чорга күзәтү ясады һәм татар теле, Казан турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Турхан әфәнде, Сез Казанга килгәнгә өч ел вакыт узды. Шул ара эчендә республикага, мондагы кешеләргә, халыкка карата мөнәсәбәтегез үзгәрдеме? Сез килгәнче ничек иде һәм хәзер?

- Минем Казанда үз вазифаларыма керешкәнгә 3 ел үтте. Дөресен әйткәндә, мин Казанга килгәнче үк Казан, Татарстан, татарлар турында күп белә идем. Чөнки, беренчедән, мин Мәскәүдә, безнең илчелектә 4 ел киңәшче булып эшләдем. Шул вакытта да мин Татарстан һәм Рәсәйнең башка төбәкләре белән шөгыльләндем. Шуңа күрә Казанны, Татарстанны һәм татарларны яхшы белә идем. Мин шул вакытта 2-3 тапкыр турист буларак та, безнең илче белән рәсми рәвештә дә Казанга килдем.

Мин Казанны, Татарстанны, татарларны белә идем. Ләкин монда яшәү һәм эшләү ул башкача. Әлбәттә, мин элек тә күп тапкырлар ишеткән һәм укыган идем - татарлар бик практик, бик тырыш халык. Алар кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә зур уңышка ирешкән кешеләр. Соңгы өч елда минем моны үз күзләрем белән дә күрергә мөмкинлек булды.

Без гаиләбез белән Казанда яшәвебезгә бик канәгать. Аеруча Мәскәүдән соң, чөнки Мәскәү - зур шәһәр, анда мөмкинчелекләр күп, ләкин анда яшәве авыр. Казанда җиңелрәк. Монда бар да бар, без ул яктан Казанны бик яраттык. Соңгы өч елда Төркия-Рәсәй мөнәсәбәтләрендә, гомумән, анда гына түгел, дөньяда да авырлыклар булды. Ләкин без шул вакытта да эшләребезне дәвам иттек. Кыскача әйткәндә, өч ел баш консул буларак эшләүдән бик канәгать калдым.

- Сез авырлыклар турында әйттегез. Ике ил арасындагы авыр мөнәсәбәтләр сезнең эшчәнлек чорына туры килде. Ничек уйлыйсыз, бу авырлыклар ике дәүләтне тагын да ныграк берләштердеме, мөнәсәбәтләр якынайдымы?

- Әлбәттә, дәүләтләр арасында шундый авыр чорлар була. Бу Рәсәй белән Төркия тарихында да беренче тапкыр гына түгел. Ләкин бу ике бөек, әһәмиятле дәүләт арадагы кайбер проблемаларны хәл итә алды.

Илләребезнең президентлары Путин белән Эрдоган быел сигезенче тапкыр очрашачак. Минемчә, гомумән, дөньяда башка болай еш очрашкан ике лидер юк. Алар бу юлы Анкарада очрашачак, Сирия белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Бу хакта безнең лидерларыбыз да әйтте. Авыр чор бетте, хәзер безнең максатыбыз – безнең мөнәсәбәтләрне, хезмәттәшлекне 2-3 ел элек булгандагыга караганда да яхшырак булсын дип тырышу. Авыр чорлар бетте, хәзер безнең элемтәләр үсештә. Кайбер өлкәләрдә безнең хезмәттәшлегебез аеруча зур үсештә. Проектлар дәвам итә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр һәм кайбер регионнардагы мәсьәләләр буенча да бергә эшлибез, ул да мөһим.

- Консулның төп бурычы – төбәкләр арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү. Шушы өч ел эчендә товар әйләнеше, безнең базарга төрек оешмалары керү буенча нинди динамика күзәтелә?

- Анда минем өлешем булдымы, булмадымы – белмим. Ләкин соңгы 3 елда безнең Татарстан белән икътисади мөнәсәбәтләребез нык үсте. Монда мин эшләгән вакытта төрек инвестициясе катнашында 5-6 предприятие ачылды, ул инвестицияләрнең гомуми суммасы 2 миллиард доллардан артык. Инвестицияләр генә түгел, икътисад өлкәсендә башка мөнәсәбәтләр дә бар. Сездән туристлар Төркиягә килә, бу да бездәге һәм мондагы фирмалар өчен файдалы. Минемчә, бу икътисади мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлекнең потенциалы бар.

2 миллиард доллар инвестиция - яхшы күрсәткеч. Ләкин без Төркиядә дә Татарстан фирмаларын көтәбез, килсеннәр дибез. Икътисади бәйләнешләргә кагылышлы делегацияләр бездән сезгә дә, сездән безгә дә килә. Ләкин үсеш өчен тагын да потенциал бар, бәйләнешләр тагын да үсәр дип ышанам.

- Гёбзе проекты буенча Зөядәге эшләр ничек бара?

- Ул дәвам итә. Моның өчен кануннарны үзгәртергә кирәк, ихтимал, яңа кануннар да кирәктер. Гёбзе ширкәте һәм Татарстан җитәкчелеге даими очраша, әмма Мәскәүнең – федераль үзәкнең дә ярдәме кирәк. Минемчә, бу проект тормышка ашырылса, безнең икътисади элемтәләребезгә ярдәме зур булачак.

Казаннан ерак түгел Зөя икътисади зонасы төзелсә, анда инфракструктура ягыннан да уңайлы шартлар булачак. Татарстанда Төркия инвестициясе бүген беренче урында, ләкин киләчәктә ул тагын да зуррак булыр дип уйлыйм.

- Өч ел эчендә сез татар телен камил дәрәҗәдә өйрәнгәнсез һәм иркен аралашасыз. Телне өйрәнү авыр булдымы һәм ул сезгә эшегездә ярдәм иттеме?

- Мин аз гына русча да беләм. Татарстанда кайбер чараларда русча да чыгышлар ясадым. Әлбәттә, минем өчен татарча сөйләшү җиңелрәк, чөнки безнең телләребезнең нигезе бер, сүзләребезнең 70% уртак дип әйтсәк була. Шуңа күрә миңа татарча өйрәнү авыр булмады. Мин беләм - татарча яхшы белүчеләр өчен төрек телен өйрәнүе авыр түгел. Андый кеше Төркиядә 2-3 ай яшәсә, төрекчә сөйләшә башлый.

Мин Мәскәүдә илчелектә эшләгәндә татар теле дәресләре ала башладым, аннан соң монда да дәвам иттем. Мин камил дәрәҗәдә татарча белмим. Татар теле бик бай, анда сүзләр күп, ә мин аларны аз беләм. Татарча тагын да күбрәк сүзләр бар, әйткәнемчә, ул бай һәм матур тел.

Татарча чыгыш ясарга, җитәкчеләр белән очрашуларда татарча сөйләшергә тырыштым. Файдасы, әлбәттә, булды. Бары тик җитәкчеләр белән түгел, ә базарда, урамда гади кешеләр белән татарча сөйләшкәндә дә. Беренчедән, бу алар өчен кызык. Икенчедән, чит илдән, Төркиядән килгән кеше аларның телендә сөйләшкәч, симпатия күрсәтәләр. Бу, мәсәлән, базарда яхшы. "Татар, безнең кеше", - диләр. Җитәкчеләр, министрлар һәм башкалар белән дә минем эшләрем уңайрак булды.

- Димәк, Сез тел өйрәнеп, белем алып китәсез. Татар теле сезгә киләчәктә дә кирәк булачак дип уйлыйсызмы?

- Татар теле безнең төрки телләр өчен лингва франкаларның берсе. Элек тә сезнең мәкальләрегезнең берсен әйтә идем - татарга тылмач кирәкми. Аны ни өчен шулай әйтәләр? Чөнки татар күп телләрне белә. Икенчедән, татар үзенең телендә сөйләшсә, аның өчен төрекләр, кыргызлар, казахлар белән дә аралашу авыр булмаячак. Моны мин үзем дә күрдем. Мин әле татарча аз гына беләм. Әмма үткән ел Урта Азиягә баргач, анда кыргызлар белән дә, уйгурлар белән дә татарча сөйләшә алдым. Алар мине аңладылар, аларның сүзләрен мин аңладым. Шуңа күрә татар теле бу яктан кирәкле, мин аны киләчәктә дә онытмам дип уйлыйм.

Икенчедән, татарлар һәр җирдә бар, мин 2-3 ел Төркиядә эшләячәкмен, аннан соң Америкага, башка бер илгә җибәрсәләр дә, анда татарлар булачак. Шуңа күрә без алар белән дә татарча аралашырбыз дип уйлыйм.

Бу бик матур тел, Тукайның шигырендә әйтелгән кебек, мин аны бик яратам һәм дә онытмам.

 

- Татарстанга кире кайтачаксызмы?

- Безнең һөнәрдә һәрвакыт эш сәфәрләре була. Казанга эш сәфәрләре булганда мин килермен дип уйлыйм. Икенчедән, минем монда дусларым күп, алар белән күрешергә, ял итәр өчен дә килермен.

Мәсәлән, киләсе җәйдә футбол чемпионаты булачак, мөмкинчелек булса, анда да килермен. Һәм шәхси яктан да минем өчен Казан мөһим. Бер балам монда туды, аның паспортында туу урыны Казан дип язылган. Ләвәнт Гәрәй – Казан егете. Ул үскәч тә аның белән килербез Казанга, күрсәтермен, “Син монда тудың” дип әйтермен.

Казан һәрвакыт күңелемдә булачак, әлбәттә. Вакыт булса, мөмкинчелек булса килермен. Чөнки монда 10, 15-20 ел элек булган кешеләр хәзер тагын бер килгәч: “Казан, Татарстан бик үсте һәм үзгәрде”, - диләр. Соңгы ике елда да күп үсеш булды дип әйтәләр. Мин дә бу үзгәрешләрне, үсешләрне үз күзем белән күрер өчен Казанга, Татарстанга алда да килергә телим.

- Турхан бәй, Сезгә зур рәхмәт. Казанда булган берничә ел эчендә безнең агентлык белән хезмәттәшлек иткәнегез өчен рәхмәт. Озакка хушлашабыздыр дип уйламыйм, юлларыбыз кисешер, күрешербез дип өметләнәм!


Автор: Рөстәм КИЛСЕНБАЕВ
Фото: Cолтан ИСХАКОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев