Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар теле беркайчан да бетми!" - Азат Тимершәех (ВИДЕО)

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех татар теленә кагылышлы уй-фикерләре турында “Татар-информ” хәбәрчесе белән уртаклашты.
“Соңгы 15-20 көн эчендә “татар телә бетә” дигән сүзләр күренде. Бетми ул! Татар теле беркайчан да бетми! Күңелегезне төшермәгез дә! Безнең халык, моннан куып җибәрсәләр, тегендә барып урнаша. Сыерын асрый, сарыгын асрый, авылын оештыра. Шулай да барыбер көрәшергә кирәк. Татар теле бетмәсен өчен мәктәпләрдә балаларга татар телен укытырга кирәк. Менә анысы борчый. Үземнең дә оныклар бар, татарча сөйләшәм - русча җавап бирәләр. “Улым, татарча гына җавап бирегез әле,” - дип конфет та биреп карыйм, акча да биреп карыйм. Бераз гына сөйләшәләр дә, авызларында конфет беткәч, оныталар. Эчне пошырган тагын бер нәрсә: Республика көнендә Ипподромда чыгыш ясадым. “С днем Республики!” дип язганнар. Татар телендә “Республика көне белән!” дигән сүзләр юк! Шуңа бик эчем пошты. Кечкенә генә, вак кына мәсьәлә булса да, моның артында татар халкының халәте тора. Милләтче булмадык, ләкин милләтне күтәрү өстендә хәйран эш башкарылды. 23 ел Чаллыда эшләдем. Ул чакта “КамАЗ” төзелешендә эшләдек, көндезләрен концерт куйдык. Әллә ничә милләт вәкиле тыңлап утырды. Без, кушылганча, татарча җырладык. Кирәк булса, рус җыры да бар иде. Бик каты сорасалар, украин телендә "ты ж мене пидманула" дип җырлый идек. Бервакыт эш буенча Казанга бардык. Кайвакыт концертлар белән дә йөри идек. Троллейбуста татарча сөйләшеп барганда, “үз телегездә сөйләшмәгез” дип шелтә белдерделәр. “Татарстанның башкаласы Казан түгел микәнни бу?” дип иптәш малайлар белән гаҗәпләнеп карап тордык. Чаллыга кайтып сөйли идек, чөнки бездә андый әйбер юк иде. Элек Чаллыда язучылар белән артистлар көн саен тулай торакларның кызыл почмагында очрашу үткәрә иде. Без аларның җырларын җырлый идек. Яшьлек кешене зәвыклыкка чакырып үтте. Шагыйрьләр тел югалмасын дип шигырь укыды, без тел югалмасын дип җырладык. Колхоздагы терлекчеләр йорты, амбардагы игенчеләр йорты – яраткан җиребез иде, бармаган, җырламаган урын калмады. Шунда гына халык белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп булды, чөнки без микрофонга җырлап үсмәдек”.

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Рамил ГАЛИ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев