Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар театрында тәрҗемә әсәрләре куелу буенча театрлар һәм драматурглар арасында бәхәсләр дәвам итә

Үзе дә бик күп тәрҗемә әсәрләрендә уйнаган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев татар тамашачының үз милләтебез әсәренә өстенлек бирүен, башка халыкларга караганда нәзберегрәк, итагатьлерәк, нечкә күңеллерәк булуыннан күрә: “Тамашачыбыз татарлыкны ныграк кабул итә”, - диде ул “Татар-информ"га биргән интервьюда. “Элек, яшьрәк чакта: “Тагын тәрҗемә куялар”, ди идем, яратмый идем. Эшләргә дә авыр кебек иде. Хәзер спектакльләрдә нинди генә милләт кешесен уйнасаң да... Беренче чиратта ул кеше бит! Аның яшәеше, аның эчке дөньясы, аның дөньяга карашы”, - ди илле ел Әлмәт театры сәхнәсен тоткан актер. Шунысын да искәртеп үтик, бу сезонда ул Әлмәт театрында Ярослава Пулиновичның “Земля Эльзы” пьесасы буенча яшь драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган “Син кайда идең?” спектаклендә 72 яшьлек пенсиядәге укытучы Василий Игнатьевич ролен башкарды. “Аны карагач беркемнең дә: “Нигә тәрҗемә куясыз?” дигәне юк әле, - ди Камил Вәлиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев