Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар театры артисты Гөлназ Биктимерова Башкортстанның иң яхшы яшь артисты дип танылган

Башкортстан театр әһелләре берлеге «Нур» Уфа дәүләт татар театры артисты Гөлназ Биктимерованы яшьләр арасында "Иң яхшы хатын-кыз роле" башкаручы артистка дип игълан иткән. Яшь артистларны Яшьләр театр премиясе белән бүләкләү тантанасы Башкортстанның Актерлар йортында үткән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Гөлназ Биктимерова "Башмагым" музыкаль спектаклендә Сәрвәр ролен башкарган иде – ул шушы роле белән танылган. Ә шул ук спектакльдә беренче полиция агенты ролен башкарган Илшат Салаватов "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә билгеләп үтелгән. gul Башкортстандагы икенче татар дәүләт драма театры - Туймазы татар дәүләт театры да ике номинациядә билгеләп үтелде. Илгизәр Мөхәммәтдинов һәм Азамат Миңнегалиев "Колбаса. Фрагментлар" спектаклендәге рольләре өчен "Сезон дебюты" номинациясендә җиңгән. Айнур Гайсаров "Театрга заманча драматургия һәм яшьләр проектын кертү өчен" номинациясендә махсус премиягә лаек булган.  
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
Фото: Гөлназ Биктимерованың ВКонтакте битеннән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев