Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар театрлары гомер-гомергә тәрҗемә әсәрләре куйган" - Илгиз Зәйниев

“Халык тәрҗемә әсәрләрен яратмый, ул безгә кирәкми”, дигән фикерне татар интеллигенциясе дип аталган кешеләр тудырды. Ул тамашачы фикере түгел”, - дип белдерде драматург, режиссер Илгиз Зәйниев Әлмәт татар дәүләт театрының Казанга гастрольләре алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә. “Язучылар, театрда пьесалары куелмаган драматурглар, беркемгә кирәкмәгән режиссерлар, начар артистлар – театрга үчле кешеләр тудырган фикерләр бу. Алар аны матбугатка да язалар. Ә безнең халык газетага язылган икән, телевизордан күрсәтелгән икән, димәк, дөрес дип өйрәнгән. Халык шуңа ышана. Татар театрлары гомер-гомергә тәрҗемә әсәрләре куйган”, - дип дәвам итте фикерен Илгиз Зәйниев. Ул яңа сезонда Әлмәт театрында Россиянең бүгенге иң популяр драматургларының берсе Ярослава Пулиновичның “Земля Эльзы” пьесасы буенча “Син кайда идең?” драмасын чыгарды. Әлмәт театры Казанга алып килгән җиде спектакльнең өчесе – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт), “Син кайда идең?” (Я.Пулинович), “Кибет” (О.Жанайдаров) - тәрҗемә әсәре. “Сигезле биюе” көлкеле драмасының авторы Равил Сабыр дип күрсәтелсә дә, әсәрнең нигезендә Теннеси Уильямсның билгеле пьесасы ята. Һәрхәлдә әлеге әсәр Чаллы театрында куелганда «Прекрасное воскресенье для пикника» драмасы мотивлары буенча дип тәкъдим ителгән иде. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: “Мин Теннесины укып чыктым, Равил пьесасында ул бөтенләй калмаган, башындагы берничә битендә генә охшашлык бар. Чаллы куелышыннан соң бездә ул бераз үзгәртелде”, - диде. Әлмәт театры гастрольләре афишасындагы җиде спектакльнең икесе генә татар язучысы язган чын татар әсәре: берсе – Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт”е буенча куелган “Качаклар” әсәре, икенчесе – “Аяз Гыйләҗевның” “Кар астында кайнар чишмә” җитди комедиясе. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева “Татар-информ”га биргән интервьюда: “ Мин ул гаепләүчеләрне аңладым һәм акладым кебек. Чөнки ул кешеләрнең йөрәге авырта. Ни өчен авырта? Чөнки ни өчен татарның үз әсәрләре шул дәрәҗәдә түгел икән дип борчылулары, - дип сөйләде. - Алар аны театр шулай җиткерсен, режиссер шулай бирсен дип көтәләр. Бәлки, әсәрем камиллек түгелдер - ләкин син бит режиссер, сез бит артистлар, сез аны шундый итеп эшләгез ки - мин дә сөенермен, дип уйлыйлар. Баштарак мин аларны гаепли идем, театрда йозак тормый, языгыз яхшы әсәр дия идем. Ул бәхәс мәңге барачакмы икән?!.” “Тәрҗемә әсәрләренә карасак, репетуарда ике Брехт бар. Берсе “Туй” әсәре. Анда татар туе барамыни инде! Үзебез дә көләбез, кайчагында елыйбыз диимме инде. Ничектер ятты ул безгә, аны куйган режиссер Искәндәр Сакаев менталилетны белә. Ул бит татар кешесе! “Ромео һәм Джульетта” да классика инде, үлмәс әйбер! Карло Гоцци, “Болан-патша”. Андагы мәкер белән явызлык безнең милләткә чит әйберләр түгел”, - диде Әлмәт театры директоры.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев