Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар тарихында өйрәнелмәгән өлкәләр бар әле" – тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков

Тарихтагы кызыклы мәгълүматлар бирә алырлык юнәлешләр турында ул кыскача “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Монгол-татар төшенчәсе болай гына барлыкка килмәве турында бик кызыклы мәгълүматлар бар

“Мәсәлән, бик әһәмиятле проблема бар – төркиләр ничек итеп монгол дөньясына кергән. Монгол-татар төшенчәсе болай гына барлыкка килмәве турында бик кызыклы мәгълүматлар бар, чөнки Алтайдагы һәм Казахстан далаларында яшәгән төркиләр барысы да Кимәк каханлыгына кергән. Аларның башында татар кабиләләре торган. Борынгы заманда ук булган татарларның дәвамчылары. Алар шул килеш Жучи олысына кергән һәм Алтын Урданы күтәреп чыкканнар. Аңа нинди төрки кабиләләр кергән, бу соңыннан нинди процессларга китергән – бу әйберләр юньләп өйрәнелмәгән. Бу бик әһәмиятле мәсьәлә”, - дип белдерде Дамир Исхаков.

Борынгы төрки каханлыгын өйрәнмичә татар тарихын өйрәнә алмыйбыз

Тарихчы билгеләп үткәнчә, борынгы төрки каханлыгы вакытындагы төркиләрне шактый яхшы белсәк тә, кабилә исемнәре, кайда яшәгәннәре билгеле булса да, X-XII гасыр арасында чыганаклар бик сай. “Без анда нәрсәләр барганлыгын белмибез. Әмма шул әйберләрне өйрәнми торып, без татарның да борынгы тарихын дөрес билгели алмыйбыз. Менә шул өлкәдә эшләргә кирәк. Кайбер яңа эшләр чыга башлады, әмма бу әле башлангычлар гына”, - диде Исхаков.

Алтын Урдада күпме кеше яшәгәне ачыкланмаган

Этнолог фикеренчә, Алтын Урданың үзендә барган этник процессларны да ныклап өйрәнергә кирәк. “Без еш кына Алтын Урдада ике шәһәр булган дип сөйләргә яратабыз. Шәһәр булгач, халык шунда яшәгән дигән сүз бит. Мәсәлән, Сарай шәһәрендә, кайбер исәпләүләр буенча, 75 мең кеше яшәгән. Бу бит ул вакыт өчен бик зур сан. Ул Европаның шул чорындагы шәһәрләренә караганда да зуррак. Шул шәһәр эчендә барган процесслар нәтиҗәсендә, соңыннан татарлар – безнең бабалар килеп чыккан. Әмма бөтен халык далада күчеп йөрмәгән. Кайбер өлеше шәһәрдә яшәп, шәһәрне үстергән. Безнең дастаннарда кайбер мәгълүматлар бар, әмма бу юнәлештә аерым тикшеренүләр үткәрелгәне юк. Без күптән түгел фәнни хезмәт язганда да Алтын Урдада яшәгән шәһәр халкының гомуми санын ачыкларга тырышып карадык, бу билгеле түгел. Демография буенча эшлисе эшләр бар”, - диде Дамир Исхаков.

Татарларның генетикасын өйрәнергә кирәк

Тарихчы татарларның генетикасын да өйрәнү зарурлыгын ассызыклады. “Соңгы вакытта эчке Монголиядә, Кытайда татар кабиләсендәге 400 кеше сөякләрен эзләп таптык. 5 генетик материал алып кайттык. Кызык мәгълүматлар килеп чыкты. Алар шунда яшәгән борынгы татарлар. Бүген алар монгол телле, әмма бабалары татар булганнар. Алар генетик яктан бер өлеше себер татарларына охшаган, кайберләре мишәрләргә, кайберләре казахлар составында булган нариман кабиләсенә ошаган. Нариманнар шулай ук татар булганнар. Бик кызыклы материалларны тагын җыя алабыз”, - дип белдерде Дамир Исхаков.

Бәхәстән куркырга кирәкми

Дамир Исхаков тарихны өйрәнгәндә туган бәхәсле мәсьәләләрдән курыкмаска кирәк дип уйлыйм. “Һәр буын тарихчылар тарихны яңадан яза, чөнки яңа әйберләр җыела, чыганаклар табыла, һәм карашны үзгәртәсе була. Ул бөтенләй тамырдан ук үзгәртелми, әмма яңача күзаллаулар, фикерләр туа. Ничек кенә булмасын, бәхәсне бер-береңне сүгеп түгел, цивилизацияле рәвештә - табылган фактларга һәм гипотезаларга карата мөнәсәбәтне белдереп алып барырга кирәк. Шул вакытта бәхәс нәтиҗәле бетә”, - ди Дамир Исхаков.

Татар шәхесләренә һәйкәлләрне күбрәк куйдырырга кирәк

Әңгәмәдәш тарихи шәхесләргә һәйкәл куелуга карата да мөнәсәбәтен белдерде. “Мин тарихи шәхесләргә һәйкәл куелырга тиеш дип саныйм. “Изге Владимирга һәйкәл куюга ничек карыйсыз” дип сорау биргәннәр иде: “Берничек тә карамыйм, ул урыслар эше, ул бит урыс дөньясында булган шәхес. Шуңа күрә алар куясылары килә икән, рәхим итсеннәр”, - дидем. Ә менә Явыз Иванга карата һәйкәл кую мәсьәләсе бераз катлаулырак. Татарлар Явыз Иванга һәйкәл куюны яратмаслар диючеләр бар. Ә, гомумән алганда, күп илләрдә һәйкәл куйган вакытта проблемалар чыга, без аңа тыныч карарга тиешбез, күбрәк үзебезнең татар шәхесләренә һәйкәлләрне күбәйтергә тырышырга кирәк”, - диде Дамир Исхаков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев