Татар шигъриятен нечкә юмор, үткен сатира белән баеткан Гамил Афзалның тууына - 95 ел

Бүген күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гамил Афзалның тууына - 95 ел. Гамил Гыймазетдин улы Афзалов 1921 елның 23 маенда хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туган. 1931 елның августында аларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөргәннәр. Шушы шәһәрнең 35нче татар мәктәбендә укыганда Гамил әдәбият түгәрәгенә йөри, Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда аның “Магнитогорск” дигән шигыре Баку шәһәрендә чыга торган “Баку эшчесе” газетасында дөнья күрә. Троицк педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. 1940-1949 елларда Магнитогорскидагы металлургия комбинатының механика цехында эшли, иҗат эшен дә онытмый: шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләр катнашында драма түгәрәге оештырып, шәһәр клубларында, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр уздыра. 1949 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, завод эшеннән китә, 1954 елда икенче группа инвалидлык билгеләнә. 1958 елдан Гамил Афзал СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән чор (1954-1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-тернәкләнүенә дә, иҗатының яңа яктан ачылып китүенә дә уңай йогынты ясый. Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәләп китап авторы. Аның киң катлау укучыларга сатирик әсәрләре белән танылуын искәртү кирәк. Шагыйрьнең сатирик типлары гадәтилекләре, тормыштан алынган булулары белән аерылып тора, чөнки без аларны һәрдаим диярлек үз арабызда очратабыз. Гамил Афзалның үткен каләме тормышта кешеләрнең әхлаксыз эш-гамәлләре китереп чыгарган эчкечелек( “Тотып җибәр, апаем”, “Аракыга каршы”), урлашу (“Тәвәккәл әби”, Гөнаһ шомлыгы”), күз буяу (“Әйдә, ярар” колхозында”, “Кызыл балчык” промартелендә”), дәүләтне алдау (“Өч ялкау”, “Чүбек чәйнәп май чыкмый”), ришвәтчелек (“Танышлык белән”) кебек тискәре күренешләрне фаш итә. Һәркемгә яхшыатлы булып, үз шәүләсеннән үзләре куркып, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җаваплылыктан качучылардан, тормышта “җылы урын” эзләүчеләрдән ирония, усал сарказм белән көлә. (“Урынбасар булу яхшырак”, “Буш мичкә”, “Мыек борам”, “Тун астында кыюлык”). 70нче еллардан башлап шагыйрь иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук юмористик һәм сатирик рухта язылган күп санлы хикәяләре белән дә таныла. Шагыйрьнең "Дөнья матур, дөнья киң", "Татарстан таңнары", "Гөлмәрьям", "Газинур", "Әлли-бәлли", "Очрашу" һәм башка шигырьләре көйгә салынып, профессиональ һәм үзешчән җырчылар тарафыннан башкарыла. 1977 елда “Айлы кичләр” шигъри җыентыгы һәм “Борылам да карыйм...” циклына кергән шигырьләре өчен Гамил Афзал Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен “Мактау билгесе” белән (1981) бүләкләнә, аңа “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән шәрәфле исем (1992) бирелә. Ул шулай ук Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемнәрендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әлмәт шәһәрендә яшәгән Гамил Афзал 2003 елның 20 августында  вафат булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: