Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар шагыйрьләре Арчада дәрес бирә

Бүген Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге - Арча педагогия көллиятенең беренче курс студентларына татар шагыйрьләре татар әдәбияты дәресе бирә. Әлеге дәресләрнең максаты: укучы белән язучылар арасын якынайту, халыкны уяту, яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару, сүзнең көчен күрсәтү. Арча педагогия көллиятенә мондый төр визитлар инде традициягә кереп бара. Бүген әлеге очрашуның өченчесе. Арчага дәрес бирү максаты белән Нәҗибә Сафина, Сания Әхмәтҗанова, Мөхәммәт Мирза, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах килде. Дәресләр "әдәбият - тел, милләт сакчысы" девизы астында узачак. "Укытучылар"га расписание буенча бишенче дәрес вакыты бирелә. "Язуы дәрес бирә" республикакүләм белем бирү проекты быел өченче тапкыр уза. Бу - чыгымнар таләп итә торган проект түгел. Шуңа күрә без аны ел саен үткәрергә дип уйлыйбыз. Бүгенге вәзгыятьтә мондый сөйләшүләр, мондый төрдәге дәресләр бик кирәк, - ди Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. - Бу сезгә дә укучылар алдында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә, балаларны әдәбиятка мәхәббәт уяту, укуга тарту, тәрбия чыганагы булып тора дип уйлыйм. Быелгы ачык дәрес сентябрь аена ук планлаштырылган иде, чара өстенә чара булу сәбәпле, шушы көнгә килеп җитте. Директор сүзләренчә, бүгенге ачык дәрестә Казан педагогия училищесы, Нурлат, Әтнә, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Казан халыкара хезмәт күрсәтү училищесы укытучылары катнаша. "Без аларны бездә менә шундый форма бар дип күрсәтү өчен, сезнең белән якыннан аралашып калып, үзләрендә дә шундый дәрес төрләре булдырсын өчен чакырдык",- диде Гөлнара Фидаил кызы. Арчада "Язучы дәрес бирә" республикакүләм белем бирү проекты кысаларында ачык дәресләрдән тыш, матбугат конференциясе һәм түгәрәк өстәл узачак.

"Татар-информ"

Автор: Чулпан Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев