Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар шагыйрьләре, ана телебезгә юкка чыгу куркынычы яный дип, чаң кага (шигырьләр)

Рифат Сәлах Шәһәр урамында татар үсми Шәһәр урамында татар үсми, Сирәк кенә була искәрмә. Бу чынлыкны бер аңлаган идек Татар авылында үскәндә. Шәһәр малайлары кайтканда да Бик дуслаша гына алмадык. Тумагандыр шәһәр балалары Авыл балаларын аңларлык. Үсеп җиттек. Читкә чыгып киттек. Күп таптадык кала урамын. Кеше өйләрендә яшәдек без, Чит күрмәдек тулай торагын... Үзебезне аямыйча монда Көрәштек без туган тел өчен. Татар теле, дидек, урамында Таш каланың кабат терелсен. Без калага килгәч, башка булыр, Үзгәртербез дидек гавамны - Үзебездән туган балалар да Татар булып бетә алмады. Мең кат янып, мең кат сүрелсәк тә Юк, үзгәрми икән бу гавам. Соңлап кына белдек: Туган җирдән Читкә китү  кирәк булмаган. Имансыз татарларга (Кайбер татар ата-аналары ана телен факультативка калдыруны яклый) Бу дөньяда изге сүзләр: Туган тел бар, Ватан бар! Сезгә бу сүзләр танышмы, Әй, имансыз татарлар! Ана теле кирәкмидер Маңкорт булыр буынга. Нигә кирәк булды сезгә Татар булып туарга? Нигә җирдә яшисез сез Ана телсез, имансыз? Сез иң асыл татарлардан Брак булып тугансыз. Кемнең теле бара сезне Кеше диеп атарга. Сезне дә без язып куйдык Факультатив татарга. Сез нибары факультатив, Черегән, беткән, тузган. Нинди мәрхәмәт көтәргә Тумыштан имансыздан?! Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре Тукай белән сөйләшү Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай? - Безнең өчен сызланасыңмы? Безнең белән горурланасыңмы? Әллә безне кызганасыңмы? Ә без һаман синнән калган татар - Үзгәрмәгәнбездер тамчы да. Үзгәрмәбездер дә... Хәзер инде Ярдәм итмәс синең камчы да! Үз көнебезне без күрер-күрмәс, Телебезне дә яклар-якламас. Без һаман шул үләр-үлмәс милләт, Без һаман шул йоклар-йокламас... Мәскәү абзыебыз әле һаман Якабыздан тоткан ныгытып... Үзебезнең татар икәнне дә Җибәрәбез кайчак онытып. Кыскан саен кычкырырга кирәк!... Кычкырмыйбыз -  тамак карлыккан... Без дәшмәскә өйрәнгәнбез инде... Татарлыктандыр ул, тарлыктан. Йодрыкларыбыз төйнәлсә дә, Койрыкларыбыз кысылган. Әйтерсең лә койрык кысарга да Кемдер тарафыннан кушылган. Мактанырга булдырабыз! Имеш, Заманында дөнья тотканбыз. Тотканбыздыр... Ләкин ни өчендер Телебезне генә йотканбыз. Телсез дә бит елап көлеп була, Утырып була көйләр көйләшеп. Телсез татар ул - иң әйбәт татар, Аның белән була сөйләшеп. Телсез татар - иң абруйлы татар! Телсезләрне була тыңлатып. Без телсез дә аңлый торган халык... Нәрсә торам әле аңлатып?! Безнең хәлләр шушындыйрак инде... Кайтып керсәң әгәр тегеннән, Язар идең, Тукай, акылыңнан, Язар идең туган телеңнән. Язар идең телдән, киек кошлар Мәхрүм булган кебек канаттан... Бу хәлләрне күрсәң, оятыңнан Үләр идең, Тукай, кабаттан. Соң булса да әйт сүзенңе, Тукай, Татар теле әле тереме? Юк, кирәкми, телсезләргә, зинһар, Әрәм итмә газиз телеңне!... Ни дисәң дә, без шул татар инде, Нинди генә хисләр кичермә!... Кичер безне, Тукай, кичералсаң, Кичер безне... Хәер, кичермә! Рүзәл Мөхәммәтшин Авызың тулы кан...  Бу җирдә Диюләр теш коеп көн күрә... Сытып чыгар ирен читеннән, Тик өзек телеңне, Кан, диеп, телеңне, Ялгышып телеңне төкермә! Син үргә менгәндә, язмышың Аз типтеме аска, аз атты? Бер генә егылып борының канаттың... Бер генә җуела азатлык! Аннары тиешле наныңны Теләнеп сорарсың үләттән. Тик кара таракан төшкәндәй ашыңа, Төшәчәк дәвамнар каһәре башыңа – Бел генә: Бер генә, Нибары бер генә, Бер генә югала дәүләт тә! Ут төпле иләктән, туктаусыз, Ил арты илләрне иләтеп, Юата астыртын елмайган җәлладың: – Җайладым! Нибары бер генә, Бер генә үләчәк милләтең! Авызың тулы кан... Бу җирдә Диюләр теш коеп көн күрә... Сытып чыгар ирен читеннән, Тик өзек телеңне, Кан, диеп, телеңне, Ялгышып телеңне төкермә! – Исән-сау котылгач, Иң соңгы орышта Очрашып күзгә-күз, бергә-бер, – Хөрлеккә мәдхия җырларга, Хөрлеккә мәдхия җырларга, Җырларга кирәгер! Ленар Шәех Ни диярбез? Иртә-кичен милли уйлар Тынмый йөри башымда. Телдән язсак, ни диярбез Тукаебыз каршында? Үзаңын җуйган татарлар Көтү-көтү тезелә... - Ни оят белән карарбыз Җәлилебез күзенә? Чит милләт белән катнашып, Күпме камыт киярбез?.. Туфанга нәрсә әйтербез, Хәкимгә ни диярбез?.. Сүзсез басып торырбызмы Кызарынып-бүртенеп? Сораган саен бирдек дип, Йөрмәдек дип төпченеп? Ватанны өлкә итәргә Мең-мең сәбәп бардыр да... Акланырга сүз булырмы Гаязыбыз каршында?.. Без кылган толерантлыкны Ханнарыбыз аңлармы? Татарыбыз берәр кайчан Тәрәккыять яулармы? Диюне бер селтәнүдә Җиңгән зур алып - халык Тагын ни кадәр чигенер, Мескен хәленә калып?.. Татарымның җан тибеше, Йөрәгемдә, башымда... Милләтебезне бетерсәк, Үткәнебезгә төкерсәк, Ни дип ярлыкау сорарбыз Хак Тәгалә каршында? Хак Тәгалә каршында? Илсөяр Ихсанова Урамнарга чыгар юлыбыз юк, Урамнарны безнен алдылар. Мәйданнарга чыгып суз әйтергә Хакыбыз юк. Табу салдылар. Инде телебезне алмакчылар. Дәшми калырбызмы тагын да. Тукаебыз ялгыз калыр мени Туган телебезнен сагында? Йә, кем Тукай яклы? Кил бу якка! Бас Син чыгып Тукай ягына! Ана телен яклыйк! - Кеше булып Калырбыз без тик шул чагында. Туган тел ул - безгә әманәт. Әманәткә итмик хыянәт! 22.10.2017 Марсель Галиев Бәгырь авазы Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә – Барыберме сезгә? Безгә Барыберме?! Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә – Барыбермы сезгә? Безгә барыберме?! Учарланып, юашланган учакларның Чал көлендә, бөгәрләнеп, калырбызмы? Ут хәтере гөлтләп сүнсә, су хәтере кала – С у  с ү р ә с е н  аңлап, сабак алырбызмы? Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп, Киләчәккә гидай булып барырбызмы?! Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Гөлүсә Батталова Югалган буын “Көтүчесез калган көтү ничек Без дә шулай хәзер җир өчен.” (Разил Вәлиев) Фитри иман белән җиргә килеп, Бисмилланы белеп үссәк тә, Һәйкәлләргә табындырды заман – Теш үтмәде соңрак терсәккә... Тәүбә кирәк иде, ә без дәррәү Каушый-каушый үптек әләмне. Бер атадан туган кардәшләргә Чит лөгатьтә бирдек сәламне. Кинәт булды кебек (әллә юкмы?) – Әй буталды кәгъбә, мәйданнар! Без бит – җирдә хак кыйбланы табып, Кабат-кабат аны җуйганнар! Яңа дәвер безгә динсез, диеп, Һәр чат саен сукты яңакка. Денсез түгел ич без – нахак бәла Төер булып ятты тамакка! Югалганнар – безнең ишләр шулай Кушаматлы туар-тумыштан – Бар гөнаһка хуҗа табар өчен Җиң сызганып кемнәр тырышкан?! Вакыт-вакыт кыйбла җуелса да, Буталса да уңы-суллары, Тетрәнүләр кичкән безнең буын Сыек умырткалы булмады! Тел очында калган ирек тәме Юк булудан безне саклады, Эзәрлекләп, арттан иярсә дә Үткәннәрнең кара сакалы. ...Югалтулар алда күп булыр күк – Телдән язып туса буыннар. Югалулар аша табылырга Иртәгә – соң. Бары БҮГЕН бар! 10.09.2017 Йолдыз Миңнуллина Ишеттеңме – оныт: барма җырлаучыга. Ике мең унҗиде: мәйданнарга чыга – Соңгы көчен җыйнап – узган гасыр. Мәйданнарга чыга: үксез, сүзсез, үчле – Ни сораса да – соң, мөһим түгел төсле – Кайсы ирек сорый, икмәк сорый кайсы. Ишеттеңме – оныт: үзләренә калсын Җайсыз шигарьләре. Бертуктаусыз, ялсыз Әйләнәсе көннәр тезмәсендә Сиңа ирек азмы? Азмы җирдә телләр? – Сайла меңнән берсен һәм шул телдә сөйлә, Төшенмим дип сүзең өзмәсеннәр. Хәер, диген, кемдер сабыена дәшсә, Үз телендә. Шуннан? Шуннан ары нәрсә? Илләр алырбызмы? Гауга ни хакына? – Сөйлә киләчәкне. Бу мәйданда – аңла – Карашларда гына чак шәйләнә таңнар, Йөрәкләрдә кояш – сүнә сак кына. Бу көз инде, диген, чирек гасыр буе Чәчкәнеңне урыр көнең – уңыш туе – Язмышыңа күн дип үгетлә. Сине яңа күреп, аптыраган төсле Узган гасыр торыр: үксез, сүзсез, үчле: Бар чәчкәне – синең кебекләр. Луиза Янсуар Өзмә! Әгәр без сөйгәндәй сөйми икән кемдер, Юк, зыянлы түгел... Табып ямен, күркен, Җирдә ул ирекле - өйләр сайларга да, Илләр сайларга да - кайда сулыш иркен. Тик ватанны гына булмый сайлап алып. Тик телеңнән генә булмый "чыгып качып"... Ул беренче тойган сөт тәмедәй - тансык. Ул - ләхетең уйгач... убылачак балчык. Бар кыйтгалар ачык - Чык та йөгер, әнә... Тартмыйм итәгеңнән. Тотмыйм кулларыңнан. Тик телемне генә - Телем-телем китеп - Өзмә Туарга да Әле өлгермәгән - Нәни улларымнан. 7-10 сентябрь 2017 Зиннур Хөснияр Патшаның Йошкар-Олага сәяхәте мөнәсәбәтләре илә... Халык белән сарык бик килешле Рифмалашкан ошбу заманда. Телен кискәч, сүзен әйталмыйча Адашкан, ди, татар Казанда. Колмәмәт *** Сөтем белән кергән телем, Онытыйммы, юк микән? Сабыйларның телен кискән Син микән ул, мин микән? Киң күңелле дибез, зур ул дибез, Рәсәй микән, Ил микән?! Туган телем булмагачтын - Мин бар микән, юк микән? Син бар микән, юк микән?! Без бар микән, юк микән?! Эльмира Нигъмәтҗан Ижауда “Русские Витязи” чыгышы узуы уңаеннан  Татар күзе күкләрдә “Урыс Витязьләре” оча Удмуртия күгендә. Самолетларны күзәтеп, Күзләр күккә төбәлә. “Урыс Витязьләре” оча - Илем өчен горурлык... Татарларга ирек җитми Милли үзаң корырлык. Татар халкы тир түксә дә, Үзен алга этәргә, Хокукларын, мәнфәгатен Яклау тапмый интегә. “Урыс Витязьләре” оча, Күзләр күккә төбәлгән. Татар җаны сорый багып, Мәрхәмәтлек күкләрдән... 21.10.2017    
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев