Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар шагыйре Фатих Кәримнең бүген туган көне

Бу уңайдан сезне аның гаиләсенә сугышта вакытта язган хатлары белән таныштырасыбыз килә. 

Фатих Кәрим хаты.15 февраль 1943ел.

Сөекле Кадриям, күз-нурларым- кызларым! Сезгә сагынычлы сәлам. Шулай ук мине сораганнарга сәлам. Үзем хәзергә исән-сау. Тик язарга гына вакыт аз. Мин “Разведчик язмалары” дигән повесть яздым һәм аны “Совет әдәбияты” журналына җибәрдем. Ә “Үлем уены” поэмасы барып җиттеме икән, сорашып бел әле. Күп хәбәрләр белән озын хат яз. Сагынып Фатихың. “Кызчыгым, Ада, кадерлем! Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм сеңелең Ләйләгә сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле. Син, Адочка, бар көчеңне җыеп, яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары «отлично»га һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларыңның киңәшләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә. Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш. Бик каты кочаклап үбеп калам. Әтиең Фатих”.

Чыганак: http://idel-tat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев